Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уффф, җен ачуларым чыкты бит әле, кызлар

Бу көннәрдә районыбызның зур ресторанында туй уздырдык.

Кунак­лар саны күп, өстәлләр тулы, мул иде. Әмма бер сәгать үтүгә, официантлар өстәлләрдән итләрне, кабымлыкларны ташый башламасынмы! Кайберәүләр сразу авызларына гына тутырып барды, наглыйрак­лары тарелкасы белән алып китте. Шаккатым, кызлар! Ничек инде, кеше бит лыкыр исерек түгел, барысын да күрә, күзәтә. Әйтергә ничектер телем әйләнмәде. Анысы бер.

Икенчесе, «царский уха»га заказ биргән идек, поварлары баштан сөйләшкәндә: анда өч төрле балык, креветкалар була, искиткеч тәмле аш инде, дип мактанып утырды. Чыгардылар. Соң анда тоздан башка бернинди тәмне дә сизәрлек түгел иде – шыр тоз! Түзмәдем, әйттем! Үпкәләде бит әле пешекчеләре, йөзен туңкайтып, борылып китеп барды. Чыгарыр алдыннан бер дә кабып карамадымы икән? Күңелем тулып, кайтып киттем рестораннан.

Бәясе җүн булса бер хәл, ярты еллык хезмәт хакы түләдек бит. Шулай кеше алдында оятка каласын белсәм, ике аягымның берсен дә атламаган булыр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев