Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уеннан уймак чыга язды

Армия сафларыннан хезмәт итеп кайтканга 46 ел вакыт үтеп китсә дә, анда булган вакыттагы истәлекләр һаман да хәтердә саклана. Бигрәк тә Ватанны саклаучылар көне якынлашканда искә төшә. Минем бу язмам бәлки кемгәдер кызык та түгелдер, тик шулай да үзем хезмәт иткән вакыттагы бер кызыклы вакыйганы сезгә дә җиткерергә булдым.

Венгриядә Дьер дигән шәһәрдә хезмәт иткән чак, «дембель»гә дә ярты ел вакыт калып бара. Менә шул ярты
ел вакыт миңа «разводящий» (сакчыларны постларга таратучы) булып йөрергә туры килде. Мин ефрейтор булсам да, сержантлар җитмәү сәбәпле, мине дә куялар иде. Хәер, «часовой» булып үзем дә бик күп тапкырлар тордым, ярты хезмәт шунда (постта) үтте дисәм дә була. Безнең руслар, украиннардан торган «батарея»да та-
тарлардан бер мин генә идем. Бер малай (алда шул солдат турында сүз барачак) Киев шәһәреннән, бер ел соңрак килде. Гади, ачык, беркатлы дисәм дә артык арттыру булмас иде. Бөтен серләрен уртага салып сөйләшә, уртаклаша торган, мәзәкләр сөйләргә ярата, кыскасы, «эчендәге - тышында» диләр андыйлартурында. Исеме Василий иде, фамилиясе кызганычка, истә калмаган. Менә шул егет үзенең гражданкадагы вакытларын, армиягә озатып калган кызының исем-фамилиясен, аның дус кызлары турында бәйнә-бәйнә сөйли иде. Сөйләшергә ярата иде шул.
Менә шуннан файдаланып, кече сержант Лебедь белән караулга барасы көнне бер кызык ясарга булдык. Политзанятиедә утырган вакытта Лебедь: «Әйдә, Федя (мине шулай дип йөртәләр иде), Василийга армиягә озатып калган кызының дус кызлары исеменнән «Синең Светаң уңга-сулга типтерә, сине бик тиз онытты!» дип хат языйк, кызык итик әле! Син кичке почтаны алып килгәндә шул хатны да хатлар эченә тыгарсың!» - ди. Яздык инде. Василий сөйләгәннәрдән барысын да беләбез бит. Бәрәңгедән таныр-танымаслык итеп печать тә ясадык. Безнең каравыл йорты тех-
ника тора торган җирдә иде, ә яши торган казармабыз шәһәрнең икенче ягында. Менә шунда 1нче пост, ягъни байрак. Мин шунда часовой алмаштырырга баргач, почтаны да алып килдем. Василийга өеннән хат та бар иде. Башта өеннән килгәнне укыды. Йөзе балкып тора. Ә теге, без язган хатны укый башлагач, йөзе шунда ук караңгыланды, чырае бозылды. Без Лебедь белән күзәтәбез: бервакыт кара коелды бу. Хатны да күтәреп атты, урамга бер чыга, бер керә. Ә аңа 60 патрон белән «пост»ка барырга кирәк. Без үзебез дә куркып калдык теге сержант белән. Урамга чакырып чыгарып, теге серне чиштек, ә ул ышанмый хатның ялган икәнлегенә. Шулай икәү бер сәгатькә якын аңлаткач кына элеккеге хәленә кайтты. Посттан кайтканчы ике сәгать буе дер калтырап тордык үз-үзенә берәр хәл ясамаса ярый, дип. Менә шулай, көчкә генә уеннан уймак чыкмады. Ә үзебезгә үпкәләмәде, әле үзе белән булган бер мәзәк хәлне дә сөйләп күрсәтте. «Очрашып йөри торган кызымны беренче озатып кайткан көнне үк үбеп алдым. Үзем дә куркып киттем: яңакка берне тарта инде бу, дим. Аннары гына сорадым «можномы?» дим. Ә кызым
җавап бирде: «Можно, только осторожно! Атомный век! Невозможного нет!»
Фәндияр Гыйльманов.
Югары Урысбага

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев