Яшәеш

Уеннан уймак...

Узган атнада Резедә Ганиуллинаның Болгар мәчете фонында төшерелгән клибы социаль челтәр киңлекләрендә тәкъдим ителгән иде.

Көнчыгыш мотивлары белән сугарылган язма шундый гаугага китерер дип кем уйлаган?!
Хәзер артистларның матур яшь тәннәрен тамашачы хозурына тәкъдим итүләре беркемне дә шаккатырмый инде. Күрсәтерлеге булганнар - күрсәтә, кайберләре сокланырлык җирләре булмаса да тайчынып тормый. Резедә очрагында, «Җаным» җырындагы клипта Иман йорты янында ярымшарә образ дин әһелләрендә нәфрәт уятты. Ә бит ул видеоролик анда бер генә көндә төшерелмәгәндер, күрүчеләр дә, әлбәттә, булган. Нигә, «сеңлем, биредә алай кыланырга ярамый», дип кисәтмәгән? Яшь җырчының кемне дә булса кимсетергә, бигрәк тә динебезне мыскыл итү теләге уенда да булмавы көн кебек ачык. Чибәр кыз бары тик уйлаган образына шәрыкчә рухта фон тапкан, тик яшьлеге беләнме, беркатлылыгы беләндерме әлеге хезмәте нәтиҗәсе аны суд эскәмиясенә кадәр җиткерер дигән уй куркыныч төшләренә дә кермәгәндер. 13 октябрьдә Филармония концертлар залында узачак тәүге концерты да, шушы шау-шу нәтиҗәсендә, булмаячак. Резедә Ганиуллинаның Худсовет цензурасы аша узган әлеге иҗат җимеше шундый мәшәкатьләр китереп чыгаруы башка сыймый. Моны бары тик аның җырчы буларак карьера тамырына балта белән чабу итеп кенә кабул итеп була. Шулай да, социаль челтәр битләрендә күренгәнчә, бернигә карамый Резедәгә мораль яктан терәк булырлык кешеләр шактый. Эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Бу гамәле өчен Ганиуллина ТР мөфтие каршында шул ук көнне гафу үтенде инде. Тикшерүләр тәмамланып, бу эш судка кадәр барып җитмәс, дип ышанасы килә. Тикшерү комитетының җитдиерәк җинаятьләрне ачыкларга вакытлары да янга калыр иде. Ә Резедәгә алга таба зур иҗади уңышлар телибез.
Гөлнара Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Уеннан уймак...
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш