Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Uen Fest – Уен Фест» традицион уеннар фестивале иҗади сменаны ачып җибәрә.

«Мирас-наследие» балалар сәламәтләндерү лагерендә 26-28 февраль көннәрендә катнашучылар халык уеннары, мастер-класслар, музыка һәм биюләргә бай автор программасы белән танышачак.

Ә инде 27 февральдә 18:30 сәгатьтә «Истәлек – Istelek» иҗат берләшмәсе артистлары катнашында «Культура.РФ» платформасында турыдан-туры трансляция узачак, кушылыгыз!

 

Сменада «Дәррәү – Derrey» этномузыка лабораториясенең фольклор коллективлары һәм @uen.fest  проектының Инстаграм аккаунтында  #уенфестконкурс2022 хештегы астында узган иң күңелле халык уены төшерелгән видеороликлар конкурс-флешмобында җиңүчеләр катнаша.

 

Катнашучылар осталар җитәкчелегендә чүлмәк ясау эше буенча мастер-класста тәлинкәләр, вазалар, чәчәкләр һәм хәтта Казан мәчесен ясаячак, һәр катнашучы тукымадан курчак ясаячак һәм "Speech workingтренингында халык алдында чыгыш ясауның нигезләре белән танышачак.

 
Кичке вакытта «Татармультфильм» анимацион берләшмәсеннән «Волжские богатыри» мультфильмнары сериясен карау планлаштырылган.

 

"UenFest" - вакытны күңелле һәм файдалы үткәрү өчен уникаль мөмкинлек!
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев