Уч төбендә дөнья (хикәянең дәвамы)
– Мин бит... Мин бит... йөрим! – дип кычкырды Нурия каты итеп. Әбисе өйдән каршысына йөгереп чыкты да, аны кочаклап алып, чүгәләп тезенә утыртты: – И, бала, сөбһаналлаһ, бәхетләрең бар икән, – дип, куанычыннан елап та җибәрде.
Хикәянең башын монда басып укырга мөмкин.
Бабайның малын талап алып бетергәннән соң калган бар байлыгы: хатыны, дүрт баласы, шуларның берсе – Нуриянең әтисе, бер озын таягы булды. Шул таякны озын сакалына терәп, көннәр буе бер сүз дәшми, бер ноктага текәлеп, иске өй нигезе балчыгында кояшта җылынып утырганы әле дә күз алдында. Өй дигәне – Зөләйха түтәенең бәхет эзләп читкә киткәндә әтиләренә калдырып киткән алама бер йорты иде. Ә бабайдан талап алынган йорт авылда мәктәп ролен үтәде. Әтиләренең өч баласына да бабай фамилиясен бирдерттермәгәннәр. Ярамаган… Янәсе балаларны кулак исеменнән арындырырга тырышканнар.
Шул еллардан башлап, мәктәп бинасының исеме халык телендә «Сахалин»га әйләнә. Нурия бу хәлләрне белгәннән соң, мәктәпкә бигрәк тә горурлык хисләре кичереп, эчтән генә сөенеп йөрде.
Бер класста алар утыз ике бала укыдылар. Нуриянең урыны һәрвакыт урта рәттәге беренче партада иде. Укуда ул беренче класстан ук алдынгылар сафында барды.
Бервакыт укытучыга китәргә кирәк була. Ул:
– Нурия, мин килеп җиткәнче, укытып тор син боларны, – ди, ишектән чыкканда, борылып, – игътибар белән Нурияне тыңлыйбыз, берәрегезнең тыны чыгып карасын! – дип, кисәтеп тә калдыра.
– Шулай итеп, беренче класста ук чын укытучы урынына басып, балалар укытканым булды. Кара тактага акбур белән матур язарга өйрәтеп, арифметикадан дәресләр бирә идем инде үземчә, – дип искә ала Нурия хәзер, көлеп.
Тагын бер тапкыр, укытучы Хәсән абый: «Өйрәт әле шушыны... арифметикага...», – дип, Нурия янына беренчедә икенче елын укыган, гәүдәсе белән аннан күпкә зур Мәрзия исемле бер кызны күчереп утырта. Нуриягә нәрсә, ул риза, бик тырышып сөйли, аңлата инде Мәрзиягә. Ә ул аңа таба борылган килеш күзенә текәлеп каткан кыяфәттә утыра бирә.
– Менә монда кара син, Мәрзия, – дип, парта өстендәге дәфтәр, китапларга күрсәтә Нурия. Селкенми дә, ничек текәлгән, шулай карап тора бирә кыз.
Шулай озак кына карап торганнан соң, ул сул яктан баш өсләп, Нурияне күтәреп ала да парталар арасына идәнгә китереп тә сылый. Әллә җеннәре булыша! Класс «ах!» итә. Укытучы Хәсән абый бер атлауга яннарына килеп тә җитә һәм Мәрзияне: «Булды, Мәрзия, бар инде, кайта тор», – дип, өенә кайтарып җибәрә. Нуриягә бернинди дә зыян булмый.
Хәсән абый Мәрзияне һәрвакыт кызгана, мәктәпкә соңга калып килсә дә, йомшак кына итеп:
– Бүген дә соңга калдың, Мәрзия, бас почмакка, – дип, ачулы, турсайган Мәрзияне мич кырыена бастырып куя.
Укытучы аңлап эш итә иде, хәтта Нуриянең бәләкәй башына да аңлашыла бу: Мәрзиянең өстендә чук-чаклары эт талагандай асылынып торган иске бушлат, яланаягына үзе хәтле иске соры итек кигән, шәрә тезләре салкыннан кызарып каткан була. Мич янында басып торып, бераз җылынганын күргәч, – бар, утыр урыныңа, бүтән соңга калма, – дип, шелтәләгән кебек иттереп, урынына утырта. Ә инде өлкән классларда укыган вакытта Нуриягә сыйныфташларының дәфтәрләрен дә тикшерергә туры килде. Татар әдәбиятыннан шигырь дә сөйләтте әле, тик билгеләрне генә көндәлеккә куймады. Әй, шул вакытларда нинди генә шигырьләр ятламадылар. «Мокамай» да, «Алсу» да, тагын бик күп шигырьләр яратылып ятланды. Нуриягә уку җиңел бирелде, классташларын да бик теләп өйрәтте. Ләкин сәламәтлеге генә бераз сынатты.
Ә беркөнне, бишенче сыйныфта укыган вакытларында, әбисе бакчада нидер эшләп йөргәндә Нуриянең шатлыктан чырылдап җибәрүен ишетеп алды.
– Ни булды, кызым, ник шаркылдыйсың, әллә Микулай тәңкәсен таптыңмы? – дип, өйнең бакча як тәрәзәсеннән башын тыгып кычкырды әбисе.
– Юк әле, әби, тапмадым. Менә кара, кара инде! Мин бит... Мин бит... йөрим! – дип кычкырды Нурия каты итеп.
Әбисе өйдән каршысына йөгереп чыкты да, аны кочаклап алып, чүгәләп тезенә утыртты:
– И, бала, сөбһаналлаһ, бәхетләрең бар икән, – дип, куанычыннан елап та җибәрде.
Моңа кадәр Нурия бер аягын атлап, икенчесен шуның янына шуыштырып кына китереп, тиз-тиз йөрергә өйрәнгән иде. Ә бүген, кинәттән, бик җиңел генә, кешечә атлап китте түгелме соң. Чатанлыгы бетмәде, ә атлавын, атлый бит… Әбисе белән фельдшер абыйның тырышлыгы бушка китмәде.
Мәктәптә укыганда ул урамга уйнарга чыгып йөри башлады. Бу елларның истәлекләре берсен-берсе этә-төртә күңеленнән агыла да агыла аның:
– Классташым, күрше кызы Әминә белән уйнау сирәк тиде, авыру әнисен карый иде ул. Аның белән өйдән ерак китми торган җирләрдә генә уйнарга тырыштык, аларның канәфер бакчасы, анда үскән киң яфраклы өянке агачлары безгә оҗмахның үзе кебек тоела иде. Күбрәк Сәлимә белән уйный идек. Чокыр казып та кереп утырабыз. Кызыл балчыкны учта үзләндереп, нинди генә уенчыклар ясамыйбыз: курчак, кувшин, самавыр кебек савыт-саба, кәҗә, сарык кебек хайваннарны дисеңме, парта, урындыклар…
Алар түбән классларда укыганда озын тәнәфескә чыккач, уен белән онытылып китеп, шул чокырда йоклап та киткәләделәр хәтта. Балчык белән берегеп, кояшта янып чыккан вакытлары да булды.
(Дәвамы киләсе санда).
Роза Гыйззәтуллина-Хәмидуллина
Мулла Иле-Яр Чаллы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев