Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тырыш хезмәтләрен бәяләп

Яшел Үзән муниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары белән: 1.Сәлимов Альберт Юныс улы, Осиново башлыгы 2.Хәлиуллин Эльдар Корбангалиевич, Васильево башлыгы бүләкләнде.

Үсеп килүче буынны мәгариф һәм тәрбияләү системасына керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ганиев Ильяс Рәсим улы бүләкләнде.

ТР җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциациясенең Мактау грамоталары белән Норлат авыл җирлеге башлыгы Саттаров Илдус Мансурович бүләкләнде.

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм җаваплылыгы өчен һәм юбилеен бәйрәм итү хөрмәтенә Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары белән:

  • Ячанова Альбина Илдус кызы, Яшел Үзән муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы.
  • Гыйләҗева Лилия Әнвәр кызы, Олы Яәке авыл җирлеге башкарма комитетының баш бухгалтеры бүләкләнде.


Һөнәри бәйрәм - Россия почтасы көне хөрмәтенә югары һөнәри осталык, күпьеллык намуслы һәм нәтиҗәле эш, үсешкә зур шәхси өлеш керткәне өчен Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән "Россия почтасы" акционерлык җәмгыятенең "Татарстан почтасы" федераль почта элемтәсе идарәсенең Яшел Үзән районара почтампты хезмәткәрләре

  • Гыйльфанова Гөлшат Сәлмән кызы, "Бишнә" почта элемтәсенең авыл бүлеге башлыгы
  • Уварова Наталия Юрьевна, "Осиново" почта элемтәсенең авыл бүлеге башлыгы бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев