Тыл хезмәтчәне Варвара Комиссарова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Варвара Александровна Комиссарова бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
«Варвара Александровна 1931 елның 13 мартында Алексеевскийда туган. Гаиләдә биш бала булган, Варвара Александровна – иң кечкенәсе. Әнисе Мария Ивановна колхозда эшләгән, әтисе Александр Алексеевич балта остасы булып хезмәт куйган. Варвара Александровна мәктәпне Бөек Ватан сугышыннан соң гына тәмамлый алган», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
17 яшендә, җиде классны тәмамлагач, кыз «Спартак» аяк киеме фабрикасына эшкә керә. Варвара Александровна фабрикада әзерләүче булып, аның ябылуына кадәр, 50 елга якын эшли.
Варвара Комиссарованың ире Иван Михайлович төзүче булып эшләгән, ул 2003 елда вафат булган. Гаиләдә ике ул туган: Александр Иванович һәм Валерий Иванович.
Хәзерге вакытта Варвара Александровна улы белән яши, аңа кунакка оныгы еш килеп йөри. Комиссарова «1941–1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук юбилей бүләкләренә ия.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев