18 яшьлек студентка Шура Платонованың тормышын сугыш икегә бүлә.
Туган шәһәре булган Ленинград блокадада була, 1941 елда апасын кулга алалар, 1942 елда әнисе үлә. Шураны дус кызлары белән бергә Казанга эвакуациялиләр. Бу турыда Яшел Үзән суднолар төзү белән шөгыльләнүче заводта эшләүче туганнан туган абыйсы белеп ала да Шураны дус кызлары белән бергә Яшел Үзәнгә чакыра һәм заводка эшкә урнашырга ярдәм итә. Ленинградта һөнәр училищесында алган белем ярап куя кызга. Әмма аны эретеп ябыштыручы һөнәре җәлеп итә.
Ул вакытта да, бүгенге кебек, бу һөнәргә ихтыяҗ зур була. 1945 елда Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Япония белән сугыш башлана. Байкалда эшләү өчен эретеп ябыштыручылар таләп ителә. Яшь кызның шунда китү теләге шулкадәр көчле була ки, завод җитәкчелегенең теңкәсенә тиеп бетә. Шулай итеп җиңә: башта аны Мәскәүгә Җиңү парадына җибәрәләр, аннары - Байкалга. Әмма төзелештә эшләргә туры килми аңа. Сугыш тәмамлана һәм аны Төмәнгә баржалар төзергә җибәрәләр. Анда кыз ире Захар Бондаренко белән таныша. 1948 елда Яшел Үзәнгә кайтып төпләнәләр. Дүрт ул һәм бер кыз үстерәләр. Алар, әти-әниләре кебек, барысы да үз вакытында заводта эшли.
Александра Ильинична үз һөнәрен һәм заводны бик ярата. «Корабльләрне суга төшергәндә яки заказчыга җибәргәндә хезмәтең һәм заводың өчен чиксез горурлык биләп ала», - ди ул.
Нет комментариев