Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туйганчы йокламау – авыруга сабыштыра

1. АКЫЛ САЕГА. Кеше мие 21:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькәчә актив ял итә. Әгәр дә төнге 11дән соң ятасыз икән, сезгә акрынлап кына акыл саегу киләчәк.

Әгәр дә 23:00 дән төнге 1гә кадәр йокламасагыз – яшәү көчегез кими. Нерв системагыз какшый. Билгеләре: хәлсезлек, сүлпәнлек, авырлык һәм ватылганлык.
Әгәр дә төнге 1дән 3кә кадәр йокламыйсыз икән, сездә артык агрессиялек һәм ярсучанлык барлыкка килә.
Сезнең миегез, яхшырак эшләү өчен, ялга мохтаҗ.
2.МАТУРЛЫК СҮНӘ
Йокы яшәү өчен генә мөһим түгел, ул әле матурлыкны саклауның иң нәтиҗәле һәм бушлай ысулы да. күзәнәкләр һәм тукымалар нәкъ менә йоклаганда яңара һәм тернәкләнә.

3.ХРОНИК АРУ ҺӘМ ХӘЛСЕЗЛЕК.
Вакыт узу белән организмда эчке киеренкелек арта, нормаль шартларда ул йоклаганда юкка чыга. Нәтиҗәдә, хроник арыганлык һәм үзтернәкләнүгә сәләтсезлек барлыкка килә.

4.АРТЫК КИЛОГРАММНАР
Даими йокысы туймаган хатын-кызлар тизрәк тазара икән. Тиешле йокы вакыты булмау организмда матдәләр алмашы процессын начарайта. Шуңа, соң яту тормыш рәвеше икән, сез авырлыкны ике тапкыр тизрәк җыясыз.

5.ИММУНИТЕТНЫҢ КӨЧСЕЗЛӘНҮЕ
Барысы да ачык һәм гади: төнлә организм тернәкләнә, яңара, уяу вакытның тискәре нәтиҗәләрен нейтральләштерә һәм бу иммуна системасының ныгуына ярдәм итә. Даими йокы туймаганда салкын тиеп, грипп яки ОРВИ белән авыру куркынычы өч тапкырга арта. Сәламәт булу өчен олыларга 7-8 сәгать йокы кирәк.

6.КАРТАЮ
Төнге йокы вакытында тире күзәнәкләре яңара, кан йөреше яхшыра һәм күзәнәкләр кислород, аминокислотага байый. Мимик җыерчыклар табигый рәвештә тигезләнә, тире төсе яхшыра, шомара. Әмма бу шифалы процесс бары тик 8 сәгатьтән дә ким йокламаганда гына мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев