Кичә 20 апрельдә Питрәч районында булган коточкыч авария турында хәбәр иткән идек инде.
Анда йөк машинасы "Фредлайнер", "ГАЗ" һәм "Шевроле" автомобиле бәрелеште.
Җиңел машинада бер гаилә - әти-әниләре һәм яшь пар утырган. Аларның туй сәяхәтеннән кайтып килеше була.
Тайландтан кайткан яшьләрне Казан аэропортына әти-әниләре каршы ала. Кайтуга туган яклары Воткинскка (Удмуртия республикасы) юл тоталар. Әмма тиешле урынга кадәр кайтып җитә алмыйлар. 878нче чакрымда гаилә коточкыч һәлакәткә очрый. 1959 һәм 1993 елгы ир-атлар урында ук җан бирә, ике хатын-кызны авыр хәлдә дәваханәгә озаталар. Берничә сәгать узуга хатын-кызның берсе аңына да килә алмыйча үлә. Ә инде 1993 елгы кыз гомере өчен табиблар көрәшүен дәвам итә.
Һава торышының начарланып китүе сәбәпле, ГИБДД тагын бер кат ерак юлга чыкмаска өнди!
Фото vk.com
Нет комментариев