Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Туй булмаячак

Наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре наркотикларның зур партиясе белән эш иткән парны - егет һәм кызны тоткарлаган. Яшьләр үзләре наркотик кулланмасалар да, сатып акча эшләгәннәр. Марий Элның Волжск шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек кыз һәм 24 яшьлек егет күпләп синтетик матдә сатып алып, аны электрон бизмәндә үлчәп, пакетларга тутырып, "кәеф" яратучыларга заман коммуникацияләре...

Наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре наркотикларның зур партиясе белән эш иткән парны - егет һәм кызны тоткарлаган. Яшьләр үзләре наркотик кулланмасалар да, сатып акча эшләгәннәр.

Марий Элның Волжск шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек кыз һәм 24 яшьлек егет күпләп синтетик матдә сатып алып, аны электрон бизмәндә үлчәп, пакетларга тутырып, "кәеф" яратучыларга заман коммуникацияләре кулланып сата торган була.

Бу "парны" шәхси тикшерү барышында оператив хезмәткәрләр аларда контактсыз юл белән сату өчен әзерләп куелган 11 төргәк табып ала. Аларның яшәгән урынында да көчле синтетик наркотик салынган өч төргәк табыла. Шулай итеп алар барлыгы 190 грамм "синтетика" белән эләгә. Әлеге эш буенча җинаять эше кузгатылган. Аларның хәзер 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителүләре бар.

Лилиана Куликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев