Туу турындагы таныклык буенча тимер юл билеты сатып алып, алга таба паспорт белән йөрергә мөмкинме? (сорау-җавап)
Балага 14 яшь тулды, әмма паспорт әле рәсмиләштерелмәгән. Туу турындагы таныклык буенча тимер юл билеты сатып алып, алга таба паспорт белән йөрергә мөмкинме?
Җавапны «Татарстан Республикасы Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы белгече Надежда Александрович бирә:
Тимер юл транспортында пассажирлар, йөк йөртү кагыйдәләренең 84нче пункты нигезендә, 14 яшьлек балаларга ерак араларга йөрүче поездга туу турында таныклык яки аның нотариаль таныкланган күчермәсен күрсәткәндә, 14 яшькә җиткән көннән соң 90 көн эчендә, шулай ук Россия Федерациясе гражданины паспортын алу өчен кирәкле срокта йөрү рөхсәт ителә.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев