Туристлар маршрутына Президент ярдәме
«Татар авылына сәяхәт. Каюм Насыйри мирасын саклап калу» Яшел Үзән проектына РФ Президентының чираттагы грант ярдәме күрсәтелде.
Президент грантлары фондының 500 мең сумга якын ярдәмен алган проект, Кече Шырдан һәм Олы Ачасыр авылларында бөек галим Каюм Насыйри белән бәйле объектлар буенча, тирәнтен туристик маршрут булдыруны күздә тота.
Проект башында мәгърифәтче ватаны Кече Шыр дан авылында җәяүлеләр маршруты төзелде һәм Олы Ачасыр авылында Каюм Насыйри исемендәге этнография комплексында һөнәрчеләр остаханәләре булдырылды. Беренче туристлар төркемнәренең бәяләмәләренә караганда, кунак ларга киң һәм ачык күңелле халкы белән матур авыл ошаган, алар арасында, әлбәттә, туристларны каршы алучы гармунчы, Шүрәле һәм (нәкъ менә Каюм Насыйри беренче булып танылган татар мифик персонажын тасвирлаган) җирле экскурсовод аерым урын алып тора.
Проектны дәвам итү – туристлык маршрутын үстерүне генә түгел, ә аның яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күчүен дә күздә тота. Кече Шырдан авылында китапханә – Каюм Насыйри исемендәге музей төзеләчәк...
Язманың кызыклы дәвамын газетабыздан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев