Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Түләүләрдән азат ителүчеләр билгеле

Торак–коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне күчергәндә комиссия түләүләреннән азат ителергә тиешле гражданнар категорияләре билгеләнгән.

- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 27 апрелендәге 1059-р номерлы карары белән торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүне вакытында һәм (яки) тулысынча түләмәгән өчен пеняларны күчергәндә социаль ярдәмгә мохтаҗ һәм комиссия түләүләреннән азат ителергә тиешле физик затлар категорияләре исемлеге расланды, – дип аңлатма бирә Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Илнур Мозаффаров.

 Документ белән 5 категория граждан билгеләнгән, алар арасында:

  • күп балалы гаилә составына кергән 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр;
  • пенсионерлар;
  • инвалидлар;
  • сугыш хәрәкәтләре ветераннары;
  • һәлак булган (үлгән) сугыш инвалидларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарының гаилә әгъзалары.

Бу карар 2024 елның 1 июлендә үз көченә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев