Газетабызда шагыйрь юбилее уңаеннан «Ач, шигърият, серләреңне!» дип аталган шигырь бәйгесе игълан иткән идек. Анда, билгеле, күбрәк мәктәп укучылары катнашты. Бүген бәйгегә килгән шигырьләр туплауны туктатабыз. Җиңүчеләрне майның беренче яртысында игълан итәчәкбез.
Бәйгедә катнашучыларның барысына да тирән рәхмәтебезне белдерәбез.
көймәсен
Тарихлардан эзлибез без җавап
Мәхәббәткә куйган сорауга.
Күпме эзләсәк тә, җавабы юк,
Яшен сукмый аңа, кырау да.
Бай ханымнар китте Себергә чак,
Бүлешергә Себер газабын.
Кемнәргәдер сәер тоелгандыр
Уйламаганнар, дип азагын.
Мәхәббәтнең төп рамкасы булмый,
Һәр кешегә килә төрлечә.
Кайсыбызны сыный көрәшләрдә,
Кайсыбызга килә сизмичә.
Кемдер аны бик зарыгып көтә,
Таба алмый тормыш юлында.
Икенчесе аны ычкындыра,
Булгач та бит инде кулында.
Мәхәббәт ул чакыра көрәшергә,
Үз бәхетеңне яклап үзеңне.
Ләкин шул чак ашыкмаска кирәк,
Өстен куеп акыл, түземне.
Мәхәббәт ул горур, кабул итми
Өйрәтүне, киңәш бирүне.
Шуны аңлап йөрәк киңәш бирсен
Булдырмаска хисләр бүлүне.
Ышану - ул шикләнүгә каршы,
Адымнары бүтән аларның,
Вак-төякләр өстенлек алмасын,
Кырыс булсын синең карарың.
Акыл сорый бездән чын мәхәббәт,
Җиңел бирелгәнгә ышанмыйк.
Җиңел кергән акча булмасын ул,
Андыйларга дәррәү ташланмыйк.
Чын гаилә төзеләдер шунда,
Саф мәхәббәт салса нигезен.
Сикертмәле юлдан алып бармас,
Күрсәтер ул юлның тигезен.
Горур атлый тормыш юлы буйлап,
Кырыс булыр кайчак таләпләр.
Яратыр да, яратуны сорар,
Моңа булыр шактый сәбәпләр.
Күбәләктәй күчеп йөрсә берәү
Бер чәчәктән икенчесенә,
Аны кабул итми чын мәхәббәт,
Нокта куя бөтенесенә.
Кыраулардан саклыйк мәхәббәтне,
Җил-давыллар аңа тимәсен.
Һәрберебезгә җаваплылык куйыйк,
Батырмаска тормыш көймәсен.
Карасаң син борылып узган юлга,
Сазлы юллар калса читтәрәк,
Әйтеп булсын соңгы сулышта да:
«Ник килмәдең, Сөю, иртәрәк!»
Роберт Тимершин.
Норлат
Габдулла Тукайга
Тукай дигән якты йолдыз яна
Татар шигърияте күгендә.
130 ел вакыт узса да,
Якты маяк безгә бүген дә.
«Туган тел»е белән тел ачылган,
Су анасы килә төшемдә.
Шүрәлеле кара урманнары
Мине куркыта әле бүген дә.
Туган авылын ул сагынып,
«Тау башында», - диеп җырлаган.
«Әллүки»ен, «Зиләйлүг»ен тыңлап,
Мин хәзер дә әле моңланам.
Санап бетергесез рухи байлык
Калдырдың син, Тукай агабыз.
Телгә, халыкка мәхәббәтең күреп,
Һәрчак синнән үрнәк алабыз.
Камилә Гайнуллина,
Норлат урта мәктәбенең
IV а сыйныфы укучысы
Тулырак - газетаның 29нчы санында.
Нет комментариев