Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тукай телендә сөйләшәбез, җырлыйбыз

26 апрельдә Габдулла Тукай тууына 136 ел тулу уңаеннан бөек шагыйребез турында булган белемнәрне тирәнәйтү, ныгыту, иҗатына, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан «Мәңге яши Тукай» дип аталган чаралар уза.

Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Тукай иҗаты — татар халкының гаҗәеп зур байлыгы. Мәкаль, әйтем, канатлы сүзләргә әйләнеп киткән шигъри юллары, гимн вазифасын башкаручы «Туган тел»е, Җир шарының бөтен халыкларын сокландырган «Шүрәле»се үзе генә дә ни тора?!

Тукай теле — туган телем! Бүген бу телдә кошлар сайрый сыман, бүген бу телдә чишмәләр чылтырый, иген үсә сыман. Бүген шушы илаһи телдә без сөйләшәбез, елыйбыз, җырлыйбыз! Менә шушындый максат белән Яшел Үзән шәһәренең 14нче лицеенда бөек шагыйребез Г.Тукайның 136 еллыгы уңаеннан күптөрле чаралар үткәрелде. “Без - Тукайлы халык!" дип аталган чарада укучылар өчен туган тел һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп китапханәсе җитәкчесе белән берлектә кичә оештырылды. Балалар Г.Тукайның шигырьләрен ике телдә сөйләде, «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт» әкиятләрен сәхнәләштерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев