Габдулла Тукай иҗаты - серле бакча кебек могҗизалы ил. Ул һәркемне үзенә чакырып тора. Һәр кешенең күңелендә - үз Тукае бардыр, мөгаен.
Кемнеңдер күңеленә Тукай Шүрәле, Су анасы, Кәҗә һәм Сарыгы белән кереп калса, икенчеләренә Кисекбаш якындыр. Без кайда гына яшәсәк тә, кая гына барсак та, Тукай геройлары белән очрашабыз. Елга буенда «Су анасы» күңелгә шом сала. Урманга керсәк, «Шүрәле» искә төшә. Өйдән ерак китсәк, «Туган тел»не көйләп юанабыз.
Аркадий Гайдар исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Тукай геройлары - барысы да «әдәби музей» күргәзмәсендә бергә җыелган. Бу музейда «Тукай әкиятләре - илһам чыганагы» дигән конкурска килгән хезмәтләр урын алган. Ул Республика күләмендә уздырыла. Бу бәйгенең максаты да беренчедән, Тукайны таныту булса, икенчедән, балаларны кул эшләренә өйрәтү.
Әйе, Габдулла Тукай образлары сәнгать осталары өчен илһамлануның бик бай чыганагы. Балаларның иҗади фантазиясе искиткеч. Аларның табигый материал белән эшләүләре бигрәк тә күркәм. Монда балчыктан алып агачка кадәр барысын да күрергә була. Шулай итеп, барлыгы кырыклап экспонат тупланган.
Кот очарлык, бик килешсез,
әллә нинди нәрсә бу!
Борыны кәп-кәкре - бөгелгәндер
тәмам кармак кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да -
ботак-тармак кеби.
Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә
түгел - көндезләре.
Күгәй авылыннан Гайнуллина Ханиянең Шүрәлесе, чынлап та, нәкъ Тукай тасвирлаганча килеп чыккан. Ә Осиновадан Рәхимов Әмирханның Шүрәлесе бик тә сөйкемле, мөлаем.
Осиновадан Ахунов Алмазны «Шүрәле» әкиятеннән Җигүле ат илһамландырса, Күгәйдән Заһидуллина Ралияне «Бала белән күбәләк», 10нчы гимназиядән Мөхетдинов Булатны «Кызыклы шәкерт» иҗат дөньясына чакырган.
Күргәзмәдә һәр эшкә сокланып, янында озаклап басып торырга була. Кечкенәдән Тукай иҗатына гашыйк булып, шагыйрьдән илһам алып иҗат иткән бу малай-кызларның барысы да киләчәктә рәссам да булмас, бәлки. Ләкин алар беркайчан да матурлыкка битараф кала алмаслар.
Әнисә Оченева.
Яшел Үзән
Нет комментариев