Туйда кияүне атып үтергәннәр
***
Төркиянең Гиресун шәһәрендә туйда кияү егетен атып үтергәннәр.
Үз туенда күкрәге яраланган егет урында ук үлгән.
Якынча белешмә буенча, туй бәйрәм иткән чакта, теләсә ничек пистолеттан атыша башлаганнар. Шулай итеп, бер ядрә кияүне харап иткән.
Туй бакчада булган. Фаҗигадән соң биредә теркәлмәгән 2 пистолет табылган, диелә хәбәрдә.
Җинаятьтә шикләнеп, мәрхүм кияүнең 47 яшьлек апасын һәм абыйсын тоткарлаганнар, дип яза kazanfirst.ru.
Интертат
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев