Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Туй алдыннан кияүгә чыгудан баш тарттым» (тормыштан)

Берничә ел элек аздан гына кияүгә чыкмый калдым. Документларны тапшырдык, туй көненә 3 атна калган иде. Ул көнне мин ательедан туй күлмәген барып алырга тиеш идем, әмма...

...иртән уянгач беркемгә дә кияүгә чыгарга теләмәвемне аңладым. Бу уй шулкадәр нык иде, мин өч сәгать караватта утырдым һәм башка берни турында да уйлый алмадым.

Бу транс халәтеннән әнинең шалтыратуы чыгарды, ул тегүче янында мине көтеп тора иде. Мин аннан күлмәкне алуын һәм аны теләсә нишләтүен, әмма миңа күрсәтмәвен сорадым. Аннан егетемә шалтыраттым һәм аңа барысын да аңлаттым, сөйләдем. Икенче көнне поездга утырып башка шәһәргә киттем. Бу шәһәрдә инде 12 ел яшим. Кияүгә түгелмен, очрашып йөргән кешем дә юк, әмма ике ел элек бөтен куркуларымны җиңеп, 3 яшьлек малайны уллыкка алдым. Улым белән бик бәхетле яшибез.

Алсу, 38 яшь

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев