Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Тугры дус: песи 7 ел үлгән хуҗасының кабере өстендә яши – бер колаксыз калса да, китми

Видео.

Дагыстанда песи 7 ел хуҗасының кабере өстендә яши. Песи көне-төне яңгыр, кар астында яшәгәнгә, аның бер колагы черегән, тешләре бозылган, бөерләренә зыян килгән, көчле ютәл барлыкка килгән, ди волонтерлар. Шулай да, песи соңга кадәр үз урынын калдырып китәргә теләмәгән.

Җирән песине җирле халык «Хатико» дип йөртә. Аны беренче тапкыр 2018 елда зиратта күреп алганнар. Аның хуҗасы берничә ай элек үлгән була. Шул вакыттан песи зираттан китмәгән. Песине, кызганып, өйгә алып китүчеләр дә булган, тик ул барыбер качып киткән.

Волонтерлар мәчене алып китә алган, хәзер ветеринария клиникасында аны пневмониядән дәвалыйлар.

Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев