Туган телне саклау өчен ара ераклыгы киртә түгел
Белгәнебезчә, Казанда 30 июльдән 2 августка кадәр Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды узды. Аның эшендә Россия Федерациясенең
77 төбәгеннән һәм дөньяның 35 чит иленнән делегатлар катнашты. Алар милли тормышның актуаль мәсьәләләренә, татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калу буенча фикер алышты.
Быелгы VIII съезд Бөтен дөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланды. Әлеге конгресс Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 1992 елның июнендә оештырыла, шул ук вакытта аның I съезды уза.
VIII съездда безнең районнан Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова, «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Гөлинә Саттарова, «Каюм Насыйри туган җирен яңартып торгызу фонды» җитәкчесе Асия Гобәйдуллина катнашты. Һәм әлеге очрашу уңаеннан нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар кору максатыннан, район һәм шәһәребезнең эшлекле гүзәл ханымнары, тел сагында торучы милләтпәрвәрләребез бюро утырышына җыелды.
– Дөньяның төрле почмагына сибелеп яшәгән 1500дән артык татар бер залда очрашты, бик матур сөйләшү узды һәм чыгыш ясаган һәркемнең фикерләре уйландырырлык. Милли Шура рәисе һәм аның урынбасарлары сайланды. Иң алдынгы милләттәшләребез Президент кулыннан дәүләт бүләкләре алды. Утырыш «Туган тел» гимнын күмәк башкару белән тәмамланды. Әлбәттә инде, съездның резолюциясе кабул ителде. Һәм әлеге документ бөтен кешедә дә юк, шуңа да минем берничә генә фикергә тукталып, игътибарны юнәлтәсем килә. «Милли Шурага һәм Конгрессның төбәк оешмаларына урыннарда Бөтендөнья татар яшьләре форумының җирле бүлекчәләрен оештыруга һәм 2023 елда аның хисап-сайлау съездын уздыруга булышлык күрсәтергә». Бу сүзләр белән тулысынча килешәм, Яшел Үзәндә дә татар яшьләре оешмасын булдыру өстендә эшләргә кирәк, яшьләргә юл ачык бит ул. Әле менә съездда Мәдинәне күргәч, үзем дә шатландым, җирдән күккә менгәндәй булдым. Баксаң, ул Америкадан кайткан якташыбыз икән бит. Шулчак ук аралашырга, якыннан танышыр га кирәк дигән уй башымнан йөгерде. Резолюциянең тагын бер өлешенә тукталасым килә, анда: «Бөтендөнья «Ак калфак» оешмасы җитәкчелегендә барган хатын-кызлар хәрәкәтенә булышлык күрсәтүне эшчәнлекнең мөһим юнәлешләреннән берсе дип санарга» диелә. Әйе, районыбызның әлеге оешмасы гүзәл ханымнары болай да тырышып эшли һәм ярдәм артык булмас иде. Менә яңа ачылган Мәдәни үсеш үзәгендә халык лар дуслыгы, «Ак калфак» оешмасына һәм Бөтендөнья татар конгрессы Яшел Үзән бүлегенә урын бирелүе дә шатландыра. Ә съезддан яңа хисләр белән рухланып кайттык. Татар халкы кайда гына сибелеп яшәмәсен, ул үзенең гаделлеген, чисталыгын, камиллеген югалтмый шул, – дип фикерен җиткерде Әлфия Мирхәйдарова.
Ә инде Әлфия ханым телгә алган Мәдинә кем соң ул дисәгез, без аның белән утырыш кысаларында якыннан таныштык. Якташыбызның уңышларына сөендек, хәтта горурлану хисләре дә кичердек.
Мәдинә Гыйльфанова Яшел Үзәндә туып үскән, өйләренә иң якын булган 7нче мәктәпкә укырга керә. Ләкин әнисе кызының татар мәктәбендә, мохитендә белем алуын тели. Орчык кадәр генә кыз автобуста йөреп, 1-2 сыйныфны 5нче гимназиядә укый. Аннан 16нчы мәктәпкә күчә. 2003 елда мәктәп бетергәч, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына укырга керә.
Укуны тәмамлагач, Студентлар алмашу программасы буенча Америкага Нью-Йорк ка барыр га тәкъдим ясадылар. Без ирем Рөстәм белән бергә укыдык һәм моңа ризалык бирдек. Белем алуымны анда дәвам итеп, инженер-төзүче һөнәре буенча магистр дәрәҗәсен алдым. Америкада инженер булып эшләү өчен син бакалавр һәм магистр программасы буенча бик катлаулы имтиханнар бирергә тиеш, бер ел дәвамында әзерләндем. Һәм уңышлы гына тапшырдым. Бүген үзебезнең компания әйбәт кенә эшли, проектлар буенча йортлар төзибез, – дип сөйли Мәдинә.
Гыйльфановлар гаиләсе Америкада 14 ел гомер итә. Ике ул тәрбиялиләр һәм чит илдә яшәсәләр дә, икесенә дә бик мәгънәле, яңгыравыклы – Арслан белән Биктимер дип исем кушканнар. Гаиләдә бары тик татар телендә генә сөйләшәләр.
– Нью-Йоркта йорт алу бик кыйммәт иде, шуңа да без
киңәшләштек тә, Флорида штатының Майами шәһәренә күчтек. Биредә татарлар да күп яши һәм без алар белән даими аралашып тордык. Монда яшьләр күп, еш кына кунакка йөрешәбез, милли ризыкларыбызны әзерлибез. Март аенда ук Сабантуй сезонын ачып җибәрәбез, милли бәйрәмнәребезне үз көчебез белән үткәрәбез. 200дән артык татар җыела. Гомумән яңа кешеләр белән танышканда үзебезне татарлар дип тәкъдим итәбез. Барысы да гаиләдән килә. Әти-әнием мине татар мохитендә тәрбияләде, хәзер без ирем белән балаларыбызны шулай үстерәбез. Туган телне саклау һәм яклау өчен ара ераклыгы берничек тә киртә була алмый, – ди әңгәмәдәшебез.
Бу очрашу беренчесе, әмма соңгысы булмас. Әле Мәдинә белән интернет киңлекләре аша, мәктәп укучылары белән дә аралашып яшәргә сүз куештык. Дистә елдан артык чит илдә, бөтенләй башка мохиттә яшәп тә, телен, гореф-гадәтләрен онытмыйча, бер рус сүзен дә кыстыр мыйча сөйләшүче Мәдинәне укучыларыбызга да үрнәк итеп күрсәтәсе иде. Ә инде икенче юлы туган якка кайткач, Аллаһ кушып, милли юнәлештә эшләүче укытучылар, тәрбиячеләр белән очрашулар үткәрсәк тә урынлы булыр иде дигән, уртак фикергә килдек. Күргәнебезчә, телләр белү бервакытта да комачауламый, киресенчә төрле яклап үсеш өчен ярдәм генә итә. Ә без исә кечкенә генә, шулай да күңеленә бик якын булган Яшел Үзән шәһәреннән газетабыз аша кояшлы Майамига, биредә яшәүче милләттәшләребезгә кайнар сәламнәребезне юллап калабыз. Кабат очрашулар насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев