Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Туган телем – Тукай теле

Тукай язы төгәлләнде. Әмма ул күңелләрдә әле дәвам итә.

Яшел Үзәннең физик мөмкинлеләре чикле балалар да, барлык балалар кебек үк, төрле бәйгеләрдә катнашты. Чөнки Тукайны өйрәнеп, аны күрсәтеп бетерү мөмкин түгел. Сүзебез Казанда «Юность» мәдәният йортында «Туган телем - Тукай теле» дип аталган Бөтенроссия конкурсы турында.
Биредә балалар категорияләргә бүлеп көч сынашты. Яшел үзән районы башлыгының җәмәгатьчелек ярдәмчесе Алеся Лежнина җитәкчелегендәге Яшел Үзән делегациясе аеруча күп санлы иде. Бу балалар физик мөмкинлеге чиклеләр төркемендә көч сынашты.
- Инвалид балалар сау-сәламәт яшьтәшләре белән бер сәхнәгә чыгып чыгыш ясый алуларына шулкадәр сөенәләр. Моны күрергә кирәк! - ди Алеся ханым.
Балалар авыру түгел, бары тик физик мөмкинлекләре генә чикле. Алар барысын да белә, белергә тели. Шуңа күрә экранда күреп белгән артистлар белән аралашу да алар өчен чын бәйрәм булды. Аларның чыгышларын илкүләм танылган артистлар Исламия Мәхмүтова, Идрис Газиев, Азат Фазылҗанов күрде һәм бәяләде бит.
400 талантлы бала арасыннан безнекеләр беренче дәрәҗә диплом белән кайтты. Киләсе елга тагын да тырышыб­рак әзерләнеп барырга, дип, сүз куешып кайттылар.
Гөлназ Ямбушева.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев