Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туган җирнең тарту көче оныкларга күчә

И, Туган җир! Туган туфрак! Сине яратуны, синең җанга, канга якынлыгыңны еллар үткән саен тагын да ныграк аңлыйсың, тоясың икән.

Балачагыңда ялан тәпи йөргән сукмак – болыннарың, ул җирнең җылысы гомерең буе сине озатып йөри икән. Кизләвеңнең бер йотым суы сихәт, көч бирүен, сине шушы суның үзенә чакыруын, сагындыруын чит-ят җирдәге эчәр суыңның тәмен тойгач кына аңлыйсың икән. Шулай булмаса, сине сагынуны үзләренең балаларына, оныкларына сөйләп, соңгы юлга озатуны туган туфрагына – туган җиренә күмүне васыять итеп калдырырлар идеме?! Күп еллар туган нигезенә кайта алмый, чит җирдә күмеләчәген белеп, балаларына туган туфрагын үз каберенә китереп салуларын васыять итеп калдырырлар идеме?!


Туган нигездән, туган җирдән аерылып китүләрнең сәбәпләре күп төрле, бик күп төрле! Бәхет эзләп, акча юнәтергә дип, үт кән гасырның ачлык еллары, мәҗ бүри зур төзелешләргә вербовкалану, шахталарга җибәрелү, туганнарын үз янына чакырып, шунда яшәп-эшләп калу, ил дәге тарихи-сәяси вакыйгалар (сөр генгә сөрү, чирәм җирләрне эшкәртү) – санасаң, бик күп сәбәп ләр.


Кулыма каләм алырга, әти се нең васыятен үтәп, ниге зен нән туфрак алып китәргә кайт кан, Пермьдә яшәүче Бакырчы оныгының кайту хәбәре этәрде. Рәхмәт аңа. Хәбибулла абый Сибгатуллин (Чөгендер Хәбибулласы) оныгы була ул – Наил исемлесе.
Хәбибулла абый һәм Фатыйма әттәйнең олы улы Габдулла абый да буй җиткәч, Пермьгә эшкә китеп, шунда өйләнеп, яшәп кала. Әнисе Фатыйма әттәйнең бертуган сеңлесе Сәкинә апа да Пермьдә яшәде. Габдулла абый шул туган апасы янына барып урнашкандыр. Сабирова Һадия апаның әнисе Сафия әбиләр шунда яшәп, соңрак авылга кайтып, мин үскән туган нигеземнең күршесе булып яшәделәр.
Сафия әби, Фатыйма әттәй, Сәкинә апа – әтиләренең чыгышы белән Юынчы авылыннан, Пермьгә әтиләре китеп урнашкан булгандыр. Юынчыларның анда туган тиешле кешеләре күплеген беләм.

Хәбибулла абый Бакырчыда колхозда эшләде. Әткәй сөйләве буенча, аның күзе бик каты булган. Бара торган атны күзе белән еккан. Бер атка сокланып карагач, ат егылмаган. Арба тәртәсе – миләш агачы саклады атны, дип әйткән ди. Зур, таза, озын буйлы абый иде. Үз сүзен әйтә белүче, эшен җиренә җиткереп үтәүче, таләпчән кеше булып истә калган. Сугыштан соң ферма мөдире булып эшләгән. Урман ягында Гөберле кизләү яныннан урманга кадәрге каен полосасын утыртучы – җитәкче булган ул. Бу посадканы – чөгендер посадкасы дип атаганнар. Бүген дә бар, каеннары сирәгәя инде. Кеше китә, эше – исеме кала шул.

Без үскән чор өчен йорт-кура сы төзек, уртача хуҗалыклы иде алар. Фатыйма әттәй генә кыс ка гомерле булды. Габдулла абый, Вәкил абый, Нәзир абый (бик яхшы чаңгычы булып, Норлат районы вакытында чаңгы ярышыннан соң үпкәсенә салкын тиеп, кайтуга үлде, дип сөйләүләре исемдә). Кече кызлары Әлфия апа Акъегет мәктәбен бетергәч, укырга Габдулла абый янына Пермьгә китте, анда Пермь авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, эшкә Казанга кайтты. Ул чорда авылның беренче институт тәмамлаучыларыннан берсе иде ул. Төп нигезләрендә яшәүче калмагач, Һадия апаларга кайтып йөрде. Бу нигез бүген буш тора.

Сатып алып башта Гайшә апа, аннан соң Рафикълар яшәде. Тик нигезнең хуҗасы һаман Чөгендер Хәбибулласы – аның исемен йөртә. Менә шул нигездә туган Габдулла абыйның улы Наил, әтисе васыятен үтәп, нигез туфрагын алып киткән. Васыять үтәрлек тәрбия биргән Габдулла абыйның урыны оҗмахта булсын. Хәбибулла абыйның 4 баласы да вафатлар инде, урыннары җәннәттә булсын.

Ә Әлфия апа, аның кече кү ңелле булуы турында аерым язасым килә. Пермьдә институтта укыганда, җәйләрен авылга кайта иде. без аның белән озак хат язышып тордык. Мин бала-чага белән ничек хат язышкандыр, хәзер дә гаҗәпләнәм. Русча өйрәнәсем килгәнне белгәндер инде, ул миңа хатларны русча яза, җавапны да русча язарга куша иде. авыл хәлләрен белер-белмәс русчам белән язганмындыр, бүген дә белүче түгел инде мин, атаң Иван булмагач, Мариядән тумагач, каян белим инде. Тик «русча» хатлар яздым мин Әлфия апага. Кайбер хатларымдагы җөмләләрне төзәтеп, кире җибәргәне дә булгалады. Миннән 5-6 яшькә олы Әлфия апаның мин язган хатларны укыйсы килдеме икән? Әллә авыл хәлләрен кирәген-кирәкмәгәнен язучы булмадымы, ул гел рәхмәт әйтә иде. авылны, туган җирне сагынуын бастымы икән?

Яшь ләй әнисез калуы, яшүсмер чорында ук авылдан читкә чыгып китүе – сагындыргандыр, әл бәт тә. Габдулла абый, аның гаиләсе сыендырган, ашаткан-эчергән, киендергән аны. Олы җанлы, рәхим-шәфкатьле туганнары янында ничек кенә яхшы яшәмәсен, туган нигезе, туган авылы, туган җиреннән аерылып яшәве Әлфия апаны кече күңелле иткәндер.

Туган җирнең тарту көче кандадыр ул. әтиләрдән оныкларга күчә. Узган җәйдә Бакырчыга тагын бер гаилә әби-бабайлары эзеннән эзләнеп Башкортстаннан кайтты. Алар революция чорында чыгып киткән әби-бабайлары турында белешергә теләде. Күгеш, Әрә, Бакырчыга бәйлеләр, баерак катлам кешеләре булса кирәк. кызганыч, ярдәм итә алмадык, ул чорны белүчеләр юк та юк инде, тик әбиләр сөйләгәннәр арасында да алар эзләгән исемдәге бай кешене белүче булмады. Авылны үз итеп, кизләү суын эчеп, юлга алып китеп бардылар. Туган җирнең тартуы оныкларына күчкән.

Моннан 15-16 ел элек Акъегет авыл советына Чиләбедән хат килгән иде – Әхтәмовларны эзлиләр. Мәктәп белән, әй, эзләдек! Олылар да байтак әле ул чорда. Авылда шундый фамилияле 3 гаилә. Берсе бүген дә яши, берсенең яшәгәнлекләрен беләбез. Эзләнә-эзләнә очына чыктык. Ибраһим абый Әхтәмовның әтисенең туганнары булып чыкты. Революциягә кадәр Чиләбе ягына китеп яшәү челәрнең оныклары икән болар. Классташым, Казанда яшәүче Наҗия ерак туганнары белән хәбәрләшүен әйтте. Еллар түгел, гасырлар аша да туган җир тарта шул, кендек каны тамган җир тарта.

Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы – Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев