Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туган авылым минем

​​​​​​​«Кайтырмын» дип йөргән идем,  Кайттым Әҗәлләремә, Мин түгел, кошлар моңая, «Кайтам» дип илләренә.

«Кайтырмын» дип йөргән идем,

 Кайттым Әҗәлләремә,

Мин түгел, кошлар моңая,

«Кайтам» дип илләренә.

Чия тавының башларында,

Утырып җырлар җырладым,

«Бу җырларны җырлармын», дип

Элегрерәк тә уйладым.

Әҗәлнең Чия таулары...

Өзелә камыт баулары,

Камыт бавын бәйли-бәйли,

Өзелә йөрәк кыллары.

Чия тавының башларында,

Сулга киткән юл булыр,

Чыгар кояш, сибәр нурын,

Миннән сәлам шул булыр.

Әҗәле авылы бигрәк матур,

Чия таулары белән,

Тигез, матур яшәгез сез,

Сөйгән ярыгыз белән!

Әҗәл нарат урманында

Йөрдек энәләр җыеп,

Үтте минем яшь чакларым,

Чабаталарны киеп.

 

 

 

 

 

Һай, яшь чакта Сабан туйда,

Йөрдек гармун тартып без,

Авылдашлар, дус туганнар,

Кайда җыр-моң, көегез?

Зәлидәләр әйләндек без

Язгы ташу акканда,

Ак каеннар елап калды,

Әҗәледән затканда.

Минем бабам – Садри бабай

Утырткан ди вак нарат,

Бүген шаулап тик торалар

Әҗәл чатына карап.

Сайрап тора былбыл кошы

Әҗәлнең уртасында,

Яшь гомерләр узып китте

Усаклар арасында.

Кайттым әле Әҗәлләргә,

Үз туганнарым белән,

Яшь чакларны искә алдык

Узган гомерләр белән.

Әби-бабай, әти-әни,

Тумышы авылымда,

Хәзер бер кем калмады шул

Туганнардан янымда.

Киттем инде Әҗәлләрдән,

Истә калды урамнар,

Сәламнәшеп басып калды,

Иске кара урманнар.

Сагынып искә алып язучы Тәлгать Хәбибулла углы Нәбиулла, 82 яшь

фото https://kvartorg.com/view/1761636

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур шигырен Тэльгат абый, туган яклар сагындыра шул!!!