Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туган авылым истән чыкмый

Яшем олы булуга карамастан, хәтерем яхшы, башым эшләгәндә хатирәләр язып калырга кирәк, дим. Һәм язарга тырышам да.

Акъегет авылының үткәнен беләм, хәзергесен күреп торам, халкы белән аралашып яшим, туган-үскән нигеземә кайтып торам. Әти-әни, ике абыема, туган тиешлеләргә, йорт нигезенә (хуҗаларына) белгән догаларымны укып китәм. Мәчеткә хәер бирүне дә онытырга ярамый. Тирә-күршеләребез бик миһербанлы, каршы алалар, озатып калалар. Сәгыевләр, Фәтхуллиннар, Рәшит Сафиуллиннарга һәм башкаларга рәхмәтем зур.
Авылдашларымның күпчелеге «Яшел Үзән» газетасына язылган. Почта килүгә «Яшел Үзән»гә ябышалар. Хат ташучы Әлфия Җаббарова (Ибатуллина) аягыннан ут чыгара торганнардан - йорттан-йортка йөреп газеталарны вакытында китереп җиткерә. Яңа елга газетага язылуны да онытмый. Үзенең подписчиклары белән яхшы мөгамәләдә дияр идем. Темадан читкә китеп бардым бугай...
Мин газетага 1949 елда җиденче сыйныфны тәмамлагач, төшкән фотоны җибәрәм. Кешедә бу фото әллә сакланган, әллә юк. Балалары, оныклары үзләренең әби-бабаларын күрсеннәр.
Исән калганнарыбыз : Марат Сәгыев, Рауза Сафиуллина, Мәдинә Сибгатуллина (Оренбург өлкәсе), Әминә Хисамова Яшел Үзәндә берүзе яши, ике улы читтән кайтып булышып тора. Дания Ильматова, ире белән 56 ел гомер кичерде, үзе генә яши, хәзер аралашып торабыз. Ире Габделкәбирнең Коръән ашына гаиләбез белән бардык. Равил Бәхтияровны Дербышкада яши дип ишеткән идем. Әкрам Зарипов Бакырчыдан иде. Авылдан барып очраштым, күрештек. Милләт, Вәкил Гарифулиннар, Касыйм Исмәгыйлев, Асия Низамова хәзер җәннәттә йөриләр.
Юынчыдан Хәлимә Сәгыева, Нәркизә Миңнуллина яхшы укучылар иде. Берсе дә юк бит. Юынчыга сабан туена баргач, зират буенда аларны искә төшереп үттем. Зиратның чисталыгы күзгә ташлана, бик нык тәрбияләп торалар икән. Юкка гына капкасына «Үлгәннәрнең - каберен, исәннәрнең кадерен бел» дип язып куелмаган шул.
Ә менә хөрмәтле укытучыларыбызны иң беренче язарга кирәк иде бит... Кичерсеннәр мине. Укытучыларым арасында иң озак яшәгәне Гөлинә Сәгыева (Бакиева) 2014 елның декабрендә вафат булды. Үлгәнче матурлыгын югалтмады. Бит очларын чокырайтып елмаеп торулары хәзер дә күз алдымда. Үлгәннәргә - җәннәт, исән калганнарга Ходайның рәхмәте киң.

Рәшидә Тимергалиева-Вилданова.
Акъегет - Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев