Түбән Камадагы янгында зыян күргән 25 кеше стационарда дәвалана
Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев «эшлекле дүшәмбе»дә белдерүенчә, предприятиедәге янгыннан зыян күргән 25 кеше стационар дәвалануда кала.
Аның сүзләренчә, 6 апрель иртәсенә медицина учреждениеләрендә 25 кеше дәвалана. Шулардан 10ы Мәскәү медицина оешмаларында, алтысы – Республика клиник хастаханәсендә, тагын тугызы – Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә дәвалана.
70 зыян күрүчегә амбулатор ярдәм күрсәтелгән. Бүгенге көнгә бер кеше өйгә чыгарылган.
«Барлык пациентларда да савыгуның уңай динамикасы күзәтелә», – дип билгеләде Радмир Беляев.
Ул искә төшергәнчә, 31 мартта «Түбән Каманефтехим» заводында полимеризат ташуы нәтиҗәләрен бетерү вакытында газ катнашмасы ялкынланып, аннан соң корылмада янгын чыккан. Бу очракта предприятие, подряд оешмалары һәм янгын-коткару хезмәте хезмәткәрләре зыян күргән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев