Түбән Камада БПЛА һөҗүме вакытында һәлак булучылар истәлегенә стихияле мемориал барлыкка килгән
Түбән Камада шәһәр музее янында стихияле мемориал барлыкка килгән. Шәһәр халкы анда чәчәкләр китерә һәм пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булучылар истәлегенә шәмнәр кабыза. Шулай итеп, кешеләр кайгыларын белдерә, һәлак булучыларның гаиләләренә һәм якыннарына теләктәшлек күрсәтә.
Исегезгә төшерәбез: бүген, 10 август иртәсендә, Түбән Камага дошман БПЛАлары һөҗүм итте. 13 кеше һәлак булды, 75 зыян күрүче медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итте, 20дән артык кеше хастаханәгә озатылды.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хастаханәдә яралыларның хәлен белеште. Ярдәм күрсәтү өчен Казан һәм Чаллының әйдәп баручы белгечләре җәлеп ителде.
Шәһәрдә 3 нче лицей базасында вакытлыча урнаштыру пункты эшли. Анда ярдәм сорап 93 кеше мөрәҗәгать иткән. Психологлар эшли, кешеләр өчен ашату һәм ял итү урыннары оештырылган.
Төбәктә матәм игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булган хәлне гражданлык объектларына вәхшиләрчә һөҗүм дип атады һәм зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәмнең тулысынча күрсәтеләчәген белдерде. Шәһәргә өстәмә медицина бригадалары җибәрелде.
Казан КП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев