Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Түбән Кама кешесе АУЕ* хәрәкәте символикасын күрсәткән өчен штрафка тартылган

ТР Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, хокук бозу интернеттагы мониторинг вакытында ачыкланган.

«Воинк» кушаматлы кулланучы мессенджерда тыелган хәрәкәт символикасы сурәтләнгән рәсем урнаштырган.

Тикшерү үткәрелгәннән соң, язманың авторы ачыкланган — ул Түбән Камада яшәүче 20 яшьлек егет булып чыккан. Аңа экстремистик символиканы ачык рәвештә күрсәтү турында административ беркетмә төзелгән.

«Тыелган символиканы ачык рәвештә күрсәтү өчен административ җаваплылык каралган. Интернеттагы гамәлләрегезгә игътибарлы булыгыз һәм Россия Федерациясе законнарын үтәгез», — дип искәрткәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

*Россия Федерациясе Югаргы Суды карары нигезендә әлеге хәрәкәт экстремистик дип танылган һәм Россия территориясендә тыелган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев