Ту-154 пилотларының соңгы сүзләре
Ту-154 пилотларының борт үзязгычында сакланган СОҢГЫ СҮЗЛӘРЕ тикшерелә башлады.
Сочида диңгез өстендә фаҗигага юлыккан Ту-154 очкычы бортындагы үзязгычның Мәскәүгә китерелүен Россия Транспорт министрлыгы башлыгы Максим Соколов хәбәр иткән иде. Анда язылган мәгълүматлар бик мөһим. Нәкъ алар фаҗига сәбәпләрен ачыкларга ярдәм итәчәк. Белгечләр бүген үк язмалар туплаган үзязгычны тикшерүгә кереште. Соңгы мәгълүматларга караганда, пилотларның сөйләшүе: «Закрылки, с*ка!» һәм «Командир, падаем!» - дигән сүзләр белән өзелә.
Икенче үзязгычны кайчан тикшерә башлаячаклары әлегә билгесез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев