Яшәеш
Тәрәзә каплап йөрүчеләргә закон катгый
Ел башыннан 6 меңнән артык «тонировка» яратучы җаваплылыкка тартылган.
Дәүләт автоинспекциясе нормативларга ярашмаган тәрәзәле транспорт чаралары белән идарә итү фактларын ачыклау буенча системалы эшен дәвам итә. 2017 елда шундый 6 меңнән артык очрак ачыкланган.
Техник регламентларга караганда, транспорт чаралары тәрәзәләренең яктылык үткәреше 70 проценттан ким булмаска тиеш. Бу норматив үтәлмәсә, андый машиналардан файдалану тыела.
- Нормативлар бозылганда 500 сум күләмендә административ штраф салына һәм кисәтү ясала, - дип аңлата бу уңайдан Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. - Әгәр дә әлеге административ хокук бозу кабатланса, ЮХИДИ полиция хезмәткәренең законлы таләбен үтәмәгән өчен эш кузгата. Ул вакытта административ штраф 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр булырга яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест салынырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев