Тәртип сакла, шул вакытта тәртип сине саклап калыр
Районнарда электр энергиясен урлаулар күләме арта. Электр энергиясен намуссыз кулланучылар шәһәрдә дә, авылларда да законсыз гамәлләрнең яңадан-яңа ысулларын уйлап таба.
Җирле энергетикларның төп бурычларының берсе - электр энергиясен бүлү челтәрләрендә энергия югалтуны киметү. Мисал өчен, РОССЕТИ МРСК үзәгенең мәгълүматлары буенча, 2017 елның алты аенда Россиянең үзәк өлешендә электр энергиясен югалту 2,64 млрд. кВтч тәшкил итте, югалтулар күләме узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2,58 млрд. кВтч булды. Статистика, әйтергә кирәк, шаккатыргыч.
Югалтуларның күбесе электр энергиясен турыдан-туры исәпләп бетермәү һәм урлаулар нәтиҗәсе булып тора. Рәсми мәгълүматлар буенча гына да Россиядә электр энергиясенең 10 проценты диярлек урлана. Европа илләре белән чагыштырганда, аларда бу күрсәткеч 3 проценттан артмый. Кызганычка, “халявага” электр энергиясен кулланырга теләүчеләр саны көннән-көн арта бара. Бөтен җаваплылык белән шуны әйтергә була, исәпләнмәгән куллануны ачыклауга юнәлтелгән даими эш алып барылуга карамастан, бу фактларның саны югары дәрәҗәдә калуын дәвам итә.
Белгечләр раславынча, кулланучыларның төрле төркеме электр энергиясен законсыз куллана: болар - эре сәнәгать предприятиеләре, кечерәк оешмалар, һәм көнкүреш секторында гади кулланучы. Электр энергиясен соңгылары, ягъни намуссыз гражданнар күбрәк тә урлый.
Гамәлдәге проблеманың социаль аспектына килгәндә исә, белгечләр раславынча, социаль яктан уңышсыз, тәртипсез гражданнар арасында андыйлар күпчелекне тәшкил итә.
Электр энергиясен урлаганда счетчикка тәэсир итеп урлаучылар күп: исәпләүче җиһаз акрынрак эшли яки бөтенләй туктый. Бу ысулны күбрәк счетчиклары өй яки фатир эчендә урнашкан гражданнар куллана. Исәпләгеч белән “химичить” итәргә дә, җинаятьне йолып калырга да җиңелрәк - контролерга ишекне ачмыйсың гына. Бигрәк тә кыш көне, электр энергиясе күп тотылганда, бу вакытта электр энергиясе яктылык өчен дә, җылыту өчен дә кулланыла, шулай эшлиләр дә. Төзелештә дә, бакчачылык ширкәтләрендә дә бу ысулдан чирканмыйлар. Кызганычка, кайбер электр энергиясен урлаучы кулланучылар хокук бозуларын белмиләр дә, ә бит моның өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Электр энергиясен законсыз кулланучылар өчен нинди җәза каралган соң? Электр линиясенә үз белдегең белән тоташу челтәр оешмасына гына зыян китерми, янгын чыгуга сәбәп була, һәм хәтта электр тогы сугып, бер гаепсез кешеләрнең яки җинаятьченең үзенең үлеменә китерә ала. Шуңа күрә электр энергиясен урлаган өчен шактый каты җәза каралган.
Электр челтәренә үз белдегең белән тоташкан өчен Административ хокук бозулар кодексының 7.19нчы статьясына ярашлы рәвештә 1,5тән алып 2,0 мең сумга кадәр; вазифадагы затларга – 3,0 алып 4,0 мең сумга кадәр; юридик затларга 30,0 алып 40,0 мең сумга кадәр административ штраф каралган. Болардан кала, мондый намуссыз кешеләрнең бу гамәлләре РФ Җинаятьләр кодексының 165нче - “Алдау яки ышанычны яулау юлы белән матди зыян китерү” статьясы буенча квалификацияләнә. Моның буенча җәзаның төрле төрләре каралган: сигез йөз минималь хезмәт хакына кадәрге күләмдә штраф, бер елга кадәр төзәтү эшләре, дүрт айга кулга алу яки ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү.
Түбәндәгене ассызыклау мөһим: 2009нчы елның 23 ноябрендәге “Энергияне саклау, энергетик файдалылыкны күтәрү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” 261нче федераль закон нигезендә, электр энергиясен урлау, күп тапкыр сөйләнгән караклык кына түгел, ә икътисади һәм дәүләтнең энергетик куркынычсызлыгын өзүче хокук бозу төркеменә керә.
БРЭС персоналы кисәтә: әгәр дә чаралар күрелмәсә, тиздән электроэнергияне масштаблы рәвештә законсыз куллану куркыныч тудырырга мөмкин. Шулай булгач, энергия белән тәэмин итүдә вакытында намуслы түләп барган, законны тыңлаучан гражданнар өчен җитди проблемалар килеп чыгарга мөмкин.
Электр энергиясен кулланучыларны энергия белән тәэмин итү килешүе нигезендә үз йөкләмәләрен намуслы рәвештә башкарырга һәм электр челтәренә төрле юллар белән тоташмаска чакырабыз.
Нәтиҗә ясап, шуны ассызыклап үтәсе килә, электр энергиясе башкалар кебек шундый ук товар булып тора, аның өчен дә шулай ук түләргә кирәк. Кулланучы үз приборының торышын күзәтергә, сораулар килеп чыккан очракта яисә электр энергиясен урлау фактларын ачыклаганда күп каналлы 8-800-2000-878 телефоны аша шалтыратып хәбәр итүегез сорала.
Фото https://alushta24.org/blog/forum/id-14975-v-alushte-vsled-za-vodoy-nachinayut-otklyuchat-elektrichestvo.html алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев