Төрмәдә рәхәт түгел
Яшел Үзән прокуратурасы әле шушы араларда гына да 39 яшьлек Казанда яшәүченең җинаять эшен судка җибәргән. Бу ир нинди гамәл кылган соң?
Прокурорның өлкән ярдәмчесе Людмила Тосакова белдерүенчә, ул агымдагы елның гыйнварында үзенең бер танышына 45 мең сумга 63 граммнан артык наркотик матдә сатканы өчен гаепләнә. Өстәвенә, ул март аенда Осиново бистәсендә автомобильдә тоткарлана. Тикшерсәләр, аңардан тагын марихуана салынган – 8 һәм гашишлы 2 төргәк табып алына. Аларын да ул сатарга җыенган була. Шуларга карамастан, ул кыңгыр гамәлләрен судта танырга теләми. Аның җинаятен ачыклау максатыннан хәзерге вакытта тикшерүләр дәвам итә. Күрәләтә җинаять юлына басып та, бу ирнең үз гаебен танымавы аңлашыла да инде. Төрмә рәхәт урын түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев