Идел буенда яшәп тә дистә елдан артык шушы елгада су коенганым юк минем. Суы пычрак дип кенә тормас идек әле, пляжы да юк иде бит аның.
Шуңа күрә Ильинка күлен, кыйммәт булса да бассейннарны үз итәм. Республика бюджетыннан шактый миллионнар бүлеп бирелгәч, пляжны шәһәр оешмалары төзекләндерде. Һәм менә без, ялтырап кояш чыгуга, шәһәр пляжына юл тоттык.
Дөресен әйтим, өметләр зурдан иде. Әллә чит ил ял йортларының пляжларын күрү һәм анда ял итәргә ярату тәэсир итәме, мин биредә артык зур үзгәрешләр күрмәдем. Дөрес, бүлеп бирелгән 15 млн сумның барысы да әлегә тотылып бетмәгәндер. Комлык чистартылган, тигезләнгән. Пляжда юллар салынган, ятып ял итү һәм кызыну өчен түшәмәләр (настил) җәелгән. Алар хәтта су кырыена кадәр килә - аяк киемен салмыйча гына суга кадәр килергә була. Тик чүп савытлары юк.
- Төркиядәге кебек монда! Әй, ышандыгызмы?! Арттырам инде билгеле. Әмма үз төбәгеңдәге яңалык һәм әйтергә кирәк, уңай яңалык, бик кадерле. Җырлыйлар бит әле: «Үз илемдә бәрәңге бакчасы да кадерле!» дип. Нәкъ шулай. Шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт. Ә менә табигатькә алай дип әйтеп булмый. Коя гына бит! Аннан биредә медицина пункты, коткаручыларны күрмәдем - дип, пляжда ял итү тәэсирләре белән уртаклашырга ашыкты Илдар Гыйматов.
Аларны июльнең икенче яртысында ачарга ышандырганнар иде, Илдар. Көтеп карыйк. Җәйнең ике атнага соңарып килүен исәпкә алсак, быел август ахырына кадәр коенырга тиешбез әле!
Надия Галимҗанова.
Нет комментариев