Тәрбия учагы кайда?
Үз балабызны тәрбияләргә вакыт җиткереп булмаган заманда яшибез.
Иртән, йокының иң татлы вакытында изрәп йоклаган нарасыебызны җылы юрган астыннан сөйрәп торгызабыз да, тиз-тиз киендереп, әле чынлап торып уянып та җитмәгән балабызны бакчага илтеп тапшырабыз.
Кичен, эштән кайтып өйдәге мәшәкатьләр белән кабат төн җиткәне сизелми дә. Шулай итеп, тәрбияләүнең юан башы балалар бакчасы хезмәткәрләренә төшә. Чөнки сабыйларыбыз тәрбияче апаларын, без - әниләренә караганда, ешрак күрәләр булып чыга. Аяныч, әмма факт. Балалар бакчаларында сердәшче дә, остаз да, әни дә була белгән чын педагоглар эшләвенә шөкер итәсе генә кала. Үземнең кызым йөргән «Алтын башак»та әхлак-тәрбия нигезләре канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә бирелә, дип ышанып әйтә алам. Алай гына да түгел, татар группаларында динебез Ислам белән таныштыру, догалар өйрәтү дәресләре дә алып барыла. Без боларны балаларыбыз белән аралашкан кыска вакыт эчендә дә, ата-аналарны кунакка чакырып уздырылган чаралардан да күрәбез һәм шатланабыз. Әле күптән түгел генә, матур-матур шигырьләр өйрәтүче, сөйләм телен үстерүдә зур эш башкаручы яраткан татар теле укытучыбыз Лилия Гарипова Ризаэтдин Фәхретдин мирасы буенча берничә этапта барган зур проект эше кысаларында «Балаларга үгет-нәсыйхәт яки Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән кичә уздырды. Эштән бушап килә алган әти-әниләр генә түгел, чакырылган мөхтәрәм кунак лар да нәниләрнең зурларча җыр-биюләр, шигырьләр һәм Ризаэтдин Фәхретдиннең тәрбияви нәсыйхәтләреннән төзелгән концертын зур канәгатьләнү һәм горурлану белән карады. Лилия Сабир кызы, әлеге бик тирән эчтәлекле чараны балалар белән генә әзерләп калмыйча, әниләрне һәм дәү әниләрне дә җәлеп иткән иде. Шуңадыр да аның тәрбияви асылы тагын да киң мәгънә алды.
- Бу балалар бакчасына килгән саен, биредәге татар мохитенә, тәрбиянең милләтебез сагында торырлык итеп куелуына чын күңелемнән шатланам. Күпчелек бала гаиләсендә күрмәгән гореф-гадәтләребез белән биредә таныша. Шулай да, төп тәрбия учагының гаиләдә булуын ата-аналар онытмасын иде, - диде Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.
Гөлнара Вәлиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев