Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Транснефть - Прикамье" АҖ магистраль торбаүткәргечләрдә планлы ремонт эшләрен тәмамлады

«Транснефть - Прикамье» АҖ Пермь краенда, Татарстан Республикасында, Удмуртиядә һәм Самара өлкәсендә нефть үткәргечләрдә планлы эшләрне тәмамлады.

Чаралар нефтьне планлы туктату барышында Ножовка – Мишкино – Киенгоп, Киегоп – Яр Чаллы, Яр Чаллы – Әлмәт, Калтасы – Куйбышев, Карабаш – Әлмәт магистраль нефть үткәргечләрендә (МН) уздырылды. Моннан тыш, Пермь – Әлмәт МНда эшләр басымны киметмичә башкарылды.

Калтас – Куйбышев МН линия өлешен реконструкцияләү кысаларында, гомуми озынлыгы 4 км булган төзелгән өч участок тоташтырылды, шулай ук «Кәләй» НПСта күчеш гидросынавы үткәрелде. Башкарылган чаралар басым астында эшләүче торбаүткәргечләр җиһазларының төзеклеген һәм аның кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Магистраль нефть үткәргечләрдә торба эчендәге диагностиканың нәтиҗәлелеген һәм төгәллеген тәэмин итү максатларында, эретеп ябыштыру тоташтырулары бетерелде. Шулай ук дефектлар һәм норматив булмаган вантузлар юкка чыгарылды. Каты арматура һәм технологик җиһазларны ремонтлау һәм алыштыру эшләре башкарылды.
Башкарылган эшләр һәм яңа җиһазлар урнаштыру җитештерү объектлары эшенең сәнәгать һәм экологик куркынычсызлыгының югары дәрәҗәсен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Масштаблы чараларда 325 белгеч катнашты, 183 берәмлек техника кулланылды, 31 котлован ремонтланды. Эшләр «Транснефть» ГАҖ объектларын техник яктан яңадан коралландыру, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау программасы нигезендә башкарылды. Максат-объектларның өзлексез эшләвен тәэмин итү.
Планлы эшләр тәмамланганнан соң, нефтьне ташу график буенча яңартылды һәм штат режимында алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев