Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Транснефть - Прикамье» АҖ көзге-кышкы чорда эшләүгә җитештерү объектларын әзерләде

«Транснефть - Прикамье» акционерлык җәмгыяте җитештерү инфраструктурасын көзге-кышкы чорда тотрыклы эшләргә әзерләүне төгәлләде.

Чаралар апрельдән августка кадәр үткәрелде. Магистраль нефть һәм нефть продуктлары үткәргечләрнең линия өлешендә белгечләр 1,5 мең берәмлек терәк арматурага сезонлы хезмәт күрсәттеләр, тулы ачылу һәм ябылуга тикшерү үткәрделәр. Аккан-тамган урыннарны ачыклаучы 20 системаның һәм 455 линия телемеханикасының эшкә сәләтлеге тикшерелде. Нефть һәм нефть продуктларын транспортлауның технологик процесслары белән идарә итү пунктларының 447 блок-контейнеры җылытылды. 1 меңгә якын импульслы басым сайлау линиясе, көпшәдә боз бөкеләре барлыкка килүен һәм аның әйләнә-тирәдәге һаваның температурасы тирбәлгәндә өлешчә яки тулысынча ябылуын булдырмаска мөмкинлек бирүче катмый торган сыеклык белән тутырылды. Элемтәнең импульслы линиясе - контроль-үлчәү приборы, датчик яки көйләгеч белән сайлап алу җайланмасын тоташтыра торган торба үткәргече.

Белгечләр нефть һәм нефть продуктлары саклана торган 80 резервуарны тикшерделәр, вентиляция һәм калориферлар системасын сынап карадылар, аларны кышкы режимга күчерделәр. 83 авария хәлендәге дизель электр станциясенең кышкы чорда эшләүгә әзерлеге тәэмин ителде.

Ягу һәм җылылык белән тәэмин итү системалары тикшерелде, 90 км га якын җылылык челтәренә техник хезмәт күрсәтелде. Сынау режимында 39 котельный эшли башлады, җиһазлар, технологик өлеш һәм автоматика ремонтланды. 881 бинаның һәм корылманың җылылык пунктлары һәм җылылык системасы әзерләнде. Канализация һәм чистарту корылмалары системаларының эшкә сәләте тикшерелде.

Котельныйларны модернизацияләүгә зур игътибар бирелде. «Лысьва» ЛПДСта техник яктан яңадан коралландыру һәм реконструкцияләү программасы кысаларында, котельный файдалы гамәл коэффициенты югары булган яңа блок-модульлегә яңартылды. Газ ягулыгы белән тәэмин итү өчен 2,6 км җылылык челтәре алыштырылды, 6,7 км озынлыктагы газүткәргеч төзелде. Объект тулысынча автоматлаштырылган, аның эшен тикшереп тору ерактан торып, оператор тарафыннан башкарыла. Җылылык генерацияләү җайланмасын һәм җылылык челтәрләрен алыштыру җылылык сезонында ягулык сатып алуга чыгымнарны 15% ка киметергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук, җиһазларны эшкә яраклы хәлдә тоту максаты белән, "Мостовая" НПСында ике төтен торбасы алыштырылды, аларның хезмәт срогы 2020 елның июнендә чыкты.

Җитештерү объектларын салкыннар вакытында энергия белән ышанычлы тәэмин итү максатларында, 3,5 мең км дан артык һава линиясе һәм кабель электр линияләренә техник хезмәт күрсәтелде. Барлык бүлекчәләрдә ягулык-майлау материаллары, кислород, пропан һәм кирәкле җиһазлар запасы булдырылды.

Әзерләү эшләре тулы күләмдә башкарылды, «Транснефть - Прикамье» АҖнең җитештерү объектларының көзге-кышкы чорда тотрыклы эшләүгә әзерлеге паспорты алынды.

Белешмә:
«Транснефть - Прикамье» АҖ Россия Федерациясенең унбер субъекты буенча нефть һәм нефть продуктларын транспортлауны тәэмин итә: Татарстан, Чувашия, Удмуртия, Башкортостан, Марий Эл, Киров, Свердловск, Оренбург, Самара, Ульяновск һәм Пермь өлкәләре. Предприятие 6,7 мең км дан артык магистраль торба үткәргечләре, шул исәптән, 279 км су асты кичүләрен эксплуатацияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев