Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Татарстанның хезмәт базарында кирәкле һөнәрләрне атады

2025 ел йомгаклары буенча Татарстанда кадрлар кытлыгы сәнәгать өлкәсендә күзәтелә: биредә конструкторлар, технологлар һәм механиклар, шулай ук квалификацияле эшчеләр — токарьлар, фрезеровщиклар һәм шомартучылар (шлифовщиклар) кирәк.

Фото: Илсөя Садыйкова, «ЯҮ»

Төзелеш өлкәсендә конструкторларга, проектлаучыларга, җитештерү-техник бүлеге белгечләренә, шулай ук электромонтажчыларга, эретеп ябыштыручыларга һәм малярларга ихтыяҗ зур. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Транспорт предприятиеләрендә, логистика һәм ташу өлкәсендә автобус һәм йөк машинасы йөртүчеләр, логистлар, техниканы ремонтлау һәм карап тоту белгечләре таләп ителә. Социаль өлкәдә терапевт һәм педиатр табиблар, урта медицина персоналы, педагоглар, тәрбиячеләр, социаль хезмәткәрләр кирәк. Ваклап сату сәүдәсендә сатучы-консультантлар, кассирлар һәм кибет администраторлары җитми», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Мәшгульлек хезмәтенең вакансияләр банкында иң зур сорау эшче белгечлекләргә — монтажчылар, арматурачылар, бетончылар, электрогазосварщиклар, автомобиль йөртүчеләр, фрезеровщиклар, малярлар, пешекчеләр һәм тегүчеләргә күзәтелә.

Эш эзләүчеләр арасында көндәшлек югары булган өлкәләргә ихтыяҗ түбән. Алар арасында консалтинг, стратегик үсеш, сәнгать, мәдәният, күңел ачу, бухгалтерия, финанслар, аудит, административ эш, секретариат, хуҗалык тәэминәте (АХО) һәм юриспруденция бар.

Наталья Рыбакова, Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев