Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Төзелеш министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда җылылыкны массакүләм җибәрү турында карар кабул ителәчәк

-Татарстанда бу атна ахырына кадәр күпләп җылылык җибәрү турында карар кабул ителәчәк.

Республикада котельныйларның 99,7%ы эшләргә әзер, - дип хәбәр итте ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.

«37 муниципаль берәмлекнең җылылык җибәрү турында карары әзер инде. Калган муниципалитетлар атна ахырына кадәр җылылык бирү турында карар кабул итәр дип уйлыйм", - диде спикер.

Шул ук вакытта Айзатуллин ачыклык керткәнчә, биш көн дәвамында тәүлеклек һава температурасы сигез градустан түбән булса, җылылык бирелергә тиеш. "Әлегә һава торышы уңай тора", - дип билгеләде ул.

 

Фото Интересный Зеленодольск Вк төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев