Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Президенты Борис Кузнецов турында: Бүген без бөек кешене озатабыз

Советлар Союзы героеның үлеме республика өчен зур югалту булды.

Советлар Союзы герое Борис Кузнецовның үлеме Татарстан өчен зур югалту булды. Бу хакта хушлашу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

"Бүген без соңгы юлга Борис Кириллович Кузнецовны озатабыз. Безнең республиканың, илебезнең горурлыгы булган кеше. Миңа аны якыннан белү, аралашу бәхете елмайды, һәм, әлбәттә, Борис Кирилловичның 100 яшьлеген билгеләү хыялы бар иде. Күптән түгел генә без аның белән очраштык, аралаштык. Аның шулай тиз китүенә бернинди билгеләр дә юк иде. Ләкин бүген без бу бөек кешене озатабыз. Бу безнең республика өчен зур югалту», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Герой белән хушлашу тантанасы Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында уза. Борис Кузнецовның якыннарының кайгысын элегрәк Россия Президенты Владимир Путин уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев