ТР Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре: «Балалары юка бозда тимераякта шуучы ата-аналарны җәзага тартачаклар»
«Без сулыкларда ялгызы калган балаларга һәрвакыт игътибар итәбез.
Бигрәк тә бозга чыгып, тимераякта шуучыларны тикшерәбез. Әгәр мондый балалар эләксә, аларның ата-аналарына беркетмәләр төзелә, штрафлар яный», - дип сөйләде Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов.
Бозның калынлыгы 7 сантиметрдан артканда гына чыгарга була. Ә тимераякта шуу өчен боз 12 см калынлыкта булырга тиеш.
«Махсус урыннарда тимераякта шуу яхшырак. Шәһәрдә ачык һәм ябык шугалаклар бар. Нәкъ менә шунда тимераякта шуу осталыгын үзләштерергә була», - дип йомгаклады Венедиктов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев