Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

ТР Гидрометеоүзәге май ахырында тотрыксыз һава торышын фаразлый

Татарстан территориясендә төньяк антициклон йогынтысында салкынча коры һава торышы урнаша, дип хәбәр итә ТР гидрометеоүзәге.

Җомга көнне, 28 майда, явым-төшем көтелми, төнлә +6-11 градус, көндез һава 24-29 градуска кадәр җылыначак.

Ял көннәрендә вәзгыять үзгәрәчәк - һава торышы циклон һәм атмосфера фронтлары тәэсирендә формалашачак. Яшен белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, явым-төшем вакытында җил 15-20 м/с кадәр булыр дип фаразлана, боз да явуы бар.

Шимбә көнне, 29 майда, төнлә +9-14 градус көтелә, көндез - 23-28 градус, көнчыгышта исә 32 градуска кадәр җылы булачак. Якшәмбе, 30 майда төнлә 12-17 градус, көндез - 21-26 градус җылы.

Беренчел фаразлар буенча, яңгырлар һәм яшеннәр белән тотрыксыз һава якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә сакланачак. Дүшәмбе иртәсендә һәм көндез, 31 майда, безнең районнарга чираттагы төньяк-көнбатыш антициклонның йогынтысы тарала - явым-төшемнәр икеле, иртә белән температура +6-11 градуска кадәр түбәнәя, көндез 18-23 градус җылылык тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев