Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы һава торышы аркасында югары әзерлек режимын кертте

Рафис Хәбибуллин һава торышы начар булу сәбәпле, "Югары әзерлек" режимын кертте, дип хәбәр иттеләр Министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Синоптикларның фаразлары буенча, 21 майда төнлә һәм көндез республика территориясендә яңгыр, яшен, шулай ук җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә.

Кертелгән режимга бәйле рәвештә, бөтен Татарстан буенча җирле янгын-коткару гарнизоннары башлыкларына оператив төркемнәрнең әзерлеген тикшерергә, һава электр линияләре участокларының, су объектларының, республика юлларының торышына мониторинг үткәрергә кирәк.

Моннан тыш, республика халкына һава шартлары турында вакытында хәбәр итәргә, идарә органнарының хәлне үзгәртүгә тиз арада җавап бирүен тәэмин итәргә кирәк.

Дуслар, сак булыгыз һәм яшен вакытында барлык куркынычсызлык чараларын күрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев