ТР Дәүләт Советы депутатлары Тукай шигырьләрен укыды
Татарстанда татар әдәбияты классигы, шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Акциягә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары да кушылды.
Туган тел көне алдыннан алар Тукайның 1908 елда язылган «Бәйрәм бүген!» шигырен укыдылар. Әлеге әсәрдә шагыйрь хезмәт, мәгърифәт һәм алгарышның яхшы тормышка алып баручы юл булуы турында сөйли.
Шигырь Марат Әхмәтов, Лилия Маврина, Камил Гыйльманов, Рүзилә Тимергалиева, Альберт Хәбибуллин, Римма Мөхәммәтшина, Алсу Нәбиева һәм Илшат Әминов башкаруында яңгырады.
Видео: https://max.ru/id1654014349_gos
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев