Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР да тавыш бирү участокларына бер үк вакытта 12 дән артык кеше кертелмәячәк

Сайлау участокларында битлекләр, перчаткалар, ручкалар өләшәчәкләр һәм температураны үлчәячәкләр.

Татарстанда тавыш бирү участокларына 8дән 12 кешегә кадәр генә кертеләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев хәбәр итте. "Тавыш бирү бинасына керүдә барлык катнашучыларның температурасы тикшереләчәк. Шулай ук сайлау участокларында дезинфекцияләүче келәмнәр, антисептик чаралар урнаштырылачак, дистанцияне үтәү өчен 1,5 метр ераклыкта билге ясалган", - дип ассызыклады спикер.

Ул Роспотребназор таләбе буенча биналарны дезраствор белән җыештыру һәм мәҗбүри җилләтү каралган, дип өстәде. "Тагын бер яңалык - тавыш бирүдә катнашучы паспортын сайлау комиссиясе әгъзасына тапшырмаячак. Без тавыш бирүдә катнашучыларның багланышларын минимум дәрәҗәсенә чыгарырга тиеш», - дип билгеләп үтте Кондратьев. Ул искә төшергәнчә, сайлау участокларында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә гражданнарга индивидуаль яклау чаралары өләшәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев