Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР да хезмәт хакларын түләү өчен 0%лы кредитка 2,8 млрд сумлык гариза биргәннәр

Банклар барлыгы коронавирустан зыян күрүче предприятиеләрнең 1,5 млрд сумлык 684 үтенечен хуплады.

Covid-19 кризисы аркасында барлыкка килгән хезмәткәрләр алдындагы бурычларны каплау өчен, Татарстан эшмәкәрләре 2,8 млрд сумга 0% лы кредитка 1282 гариза биргән. Бу хакта киңәшмәдә республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

Кредит оешмалары белән видеоконференцэлемтә режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. "Программа буенча 2,8 млрд сумга 1282 гариза керде. 1,5 млрд сумга 684 гариза алынган. 228 эшмәкәрнеке кире кагылды, - диде Шаһиәхмәтов.

Татарстан икътисад министры билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә пандемиядән зыян күргән предприятиеләргә процентсыз кредитлар бирү программасына 40 банк кушылган, шуларның 16сы республика территориясендә эшли.

Исегезгә төшерәбез, әлеге ярдәм чарасы эшчәнлекләрен 1 елдан да ким булмаган вакыт алып баручы юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә кризистан зыян күргән тармакларның берсендә яки берничә шәһәрендә тәкъдим ителде. Эре һәм урта предприятиеләр өчен кредит бирү шарты - 2020 елның 31 марты белән чагыштырганда мәшгульлекне саклап калу 90% тан да ким түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев