ТР өч медицина хезмәткәре Пирогов ордены һәм Лука Крымский медале белән бүләкләнде
Бүләкләү турындагы Указларны РФ Президенты имзалады.
Татарстан медицина учреждениеләренең өч эшчесен коронавируска каршы көрәшкә өлеш керткән өчен Пирогов ордены һәм Лука Крымский медале белән бүләкләделәр. Бүләкләү турындагы Указларны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
Кремль сайтында билгеләп үтелгәнчә, Россия медицина хезмәткәрләрен "һөнәри бурычын үтәгәндә күрсәткән профессиональлек, фидакарьлек һәм коронавирус белән көрәшкә зур өлеш керткән өчен" бүләкләделәр.
Пирогов ордены белән Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Луиза Гобәева һәм Казанда профессор Агафонов исемендәге Республика клиник инфекция хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Динә Семенова бүләкләнде.
Лука Крымский медале белән Яр Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Валентина Калачева бүләкләнде.
Элегрәк "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, Владимир Путин Пирогов орденын һәм Лука Крымский медален гамәлгә куйган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев