ТР буенча ОСФР инвалидлык билгесен автомобильгә ничек алып булуны аңлатты
Татарстанда инвалидлар яки аларны һәм инвалид балаларны йөртүче кешеләр җәмәгать урыннарында транспорт чараларын түләүсез парковкага кую хокукына ия.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Автомобильләр һәм аларның хуҗалары турында мәгълүматлар Социаль өлкәдәге Бердәм үзәкләштерелгән цифрлы платформада урнаштырылган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча СФР матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Артык хәрәкәт итү кыенлыгы булган гражданин үзе йөрткән яки аны йөртүче транспорт чарасын түләүсез парковкага кую хокукын алу өчен, мөмкинлекләре чикләнгән кешегә дәүләт хезмәтләре порталындагы "шәхси кабинет" аша яки МФЧда транспорт чарасын куллану турында гариза бирергә кирәк. Транспорт чараларында мәҗбүри рәвештә "Инвалид" дигән танып белдерү билгесе куелырга тиеш», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Транспорт чарасын теркәү өчен инвалид яки аның законлы вәкиле гариза бирергә тиеш. Моны дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә яки МФЧда кабул итүдә эшләп була.
Дәүләт хезмәтләре порталындагы «шәхси кабинет»та гариза биргәндә, транспорт чарасы турында мәгълүматлар тутырыла, башка мәгълүматлар Социаль фонд тарафыннан автоматик рәвештә тутырыла. МФЧда гариза биргәндә, мөмкинлекләре чикләнгән кеше яки аның законлы вәкиле турында мәгълүматлар һәм транспорт чарасы турында белешмәләр күрсәтелә. Гариза инвалидның үзе яки аның вәкиле тарафыннан шәхсән кул куелып бирелергә тиеш.
«Гаризалар бер транспорт чарасына карата бирелә. Транспорт чарасы турындагы мәгълүматлар үзгәргәндә яки срок озайтылганда, яңа гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип билгеләп үттеләр ТР буенча СФР матбугат хезмәтендә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев