ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе 2025 ел өчен салым декларацияләрен тапшыру сроклары турында искә төшерде
2025 ел өчен салым декларацияләрен тапшыру чоры 2026 елның 1 гыйнварыннан башланып китте.
Фото: пресс-служба УФНС по РТ
Билгеле бер төр керемнәр алган гражданнар салым суммасын мөстәкыйль рәвештә исәпләргә һәм, салым органнарына 3-НДФЛ формасы буенча декларация тәкъдим итеп, керемнәрен белдерергә тиеш, дип хәбәр итә ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе матбугат хезмәте.
2025 ел өчен декларация тапшыру бурычы милекләрен – шул исәптән фатирларын һәм автомобильләрен – яисә милек хокукларын, алар минималь биләү срогыннан азрак вакыт милектә булган очракта, сатудан керем алган физик затларга кагыла.
Шулай ук милекне арендага биргән, кыйммәтле кәгазьләр саткан, якын туганнары булмаган кешеләрдән күчемсез милек, транспорт чаралары, акцияләр яки өлешләрне бүләккә алган, отышлар, шулай ук Россия Федерациясе чикләреннән тыш чыганаклардан керем алган гражданнар да декларация тәкъдим итәргә тиеш.
Моннан тыш, гомуми салым салу системасында эшләүче индивидуаль эшмәкәрләр, шәхси практика алып баручы нотариуслар һәм адвокат кабинетлары оештырган адвокатлар 3-НДФЛ тапшырырга бурычлы.
Декларация тапшыру срогы 2026 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча билгеләнгән, ә салымны 2026 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.
Декларацияне исәптә тору урыны буенча салым органына теләсә нинди уңайлы ысул белән тапшырырга мөмкин. Иң гади вариант – Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисыннан файдалану.
Анда мәгълүматларның зур өлеше алдан тутырылган: салым түләүченең шәхси мәгълүматлары, алынган керемнәр һәм түләнгән НДФЛ турындагы мәгълүматлар, шулай ук салым ташламаларын (вычетларын) рәсмиләштерү өчен кирәкле мәгълүматлар автоматик рәвештә йөкләнә. Бу декларация тутырганда хаталар ясау куркынычын киметергә мөмкинлек бирә.
Шул ук вакытта билгеләнгән соңгы срок — 30 апрель — бары тик салым ташламалары алу өчен генә тапшырыла торган декларацияләргә кагылмый. Мондый документларны салым органына ел дәвамында теләсә кайсы вакытта юлларга була.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев