Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР баш эпидемиологы Covid-19дан соң ир-атларның балалары булмаска мөмкин диде

Яңа коронавирус йогышы белән чирләгәннән соң ир-атлар аспермия белән авырый, аларның сперматозоидлары актив түгел. Бу хакта журналистларга вакцинация турында лекциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов сөйләде.

"Әле кичә генә «Коронавирус һәм аның нәтиҗәләре» Халыкара конференциясе булды. Минем карашка, коточкыч мәгълүматлар басылып чыккан икән, Covid-19 ир-атларның репродуктив системасына йогынты ясый. Беренче өч айда азооспермия, ир-ат спермасында тере сперматозоидлар булмау күзәтелә", - дип билгеләп үтте лектор.



Табиб, сперматозоидларның соңыннан торгызыламы-юкмы икәнлеге турында мәгълүматлар юк, дип өстәде. Ир-ат баласыз калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев