Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төп герой – татарның җаны

«Ак калфагым төшердем кулдан…» Илдар Юзеевнең пьесасы буенча режиссер Фәрит Бикчәнтәев куйган спектакльне карагач, бик моңсу уйларга баттым. Чынлап та, төшкән урыныннан башларыбызга киеп куйгач та, бизәк булып кына кала түгелме соң ул? Татарыбызны берләштерә алдымы? Юктыр әлегә... Һәрхәлдә, бүгенге көн картинасы шундый.

Ә Галиәсгар Камал исемендәге татар академия театрында баручы бу спектакль бик көчле, аны йөрәгендә җаны булган һәр кеше карарга тиеш.

Спектакль 80нче еллар ахырында Америка һәм Советлар Союзы арасында барган заманы өчен бик популяр телекүпергә нигезләнеп корылган. Чынлыкта Америка татарлары белән Россия татарлары арасында беркайчан да телекүперләр оештырылмады, әлбәттә. Ә драматург фантазиясендә исә тетрәндергеч, тулы бер совет заманын күзаллый торган, бүгенге хәлебез турында кайта-кайта уйланыр га мәҗбүр иткән вакыйга килеп чыккан.
Спектакль геройлары тарихи шәхесләрне бик хәтерләтә. Шәмсия, Акчурин, Регина - болар язмышларына буйсынып яшәүче совет кешеләре. Исмай Акчурин хәтта, хакимияткә яраклашырга теләп, әтисеннән баш тарткан кеше. Шәмсия чит илгә киткән татарларны сатлык җаннар дип исәпли. Ә Гөлнур, Сафия, Зөбәйдә бөтен барлыгы белән татар булып калучы көрәшчеләр Сан-Францискода яши. Алар арасында да төрлесе бар, әсир совет солдаты Жак-Габделхак, совет илендә иҗаты танылмаган рәссам Тайфур Кормаш, Америкага киткән танылган биюче Зәкиевскийлар күңел төшенкелегендә. Алар арасында барган мөнәсәбәтләр татар фаҗигасе турында. Ә фаҗиганең төп сәбәбе - татарның бердәм булмавында, бер-берсенең кадерен белмәвендә.
- Курыкмыйча әйтеп була, без 1990нчы елларны татар җәмгыятенең концепциясен төземичә, декларацияләргә генә йотылып, аларны гамәлгә ашырмыйча бушка уздырдык. Шуңа күрә Фәрит Бикчәнтәев спектакле бер үк вакытта ике вакыт катламында яши. Әгәр аларның берсе, элеккеге дөнья, озак көтелгән үзгәрешләр бусагасында торса, чынбарлык дөньясы оптимизм уятмый, - ди Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов. - Тарих кабатлана, спираль буенча хәрәкәт итә, ул янәдән тегермән ташын бар көченә эшләтеп җибәрергә, палачлар һәм корбаннарны, диссидентлар һәм җайлашучыларны, гадел һәм намуссызларны вакыт онына тарттырырга әзер. Моңа карамастан, бу искиткеч җиңел, уенлы спектакль. Шул ук вакытта, мәгънәсе үзәккә үтеп керә торган спектакль.
Соңгы елларда барган спектакльләрнең сәхнә бизәлеше, минемчә, артык зур чыгымнар сорамый торган декорацияләрдән гыйбарәт иде. Татарның җанын ачып салган саллы спектакль шактый зур чыгымнар таләп иткән, һәм театр җитәкчелеге биредә саранланмаган, диясе килә. Замана техника чаралары актив кулланылган, театрның иң көчле актерлары катнашындагы бу спектакльне карамый калу һич мөмкин түгел.
Спектакль әле ике генә көн барды. Шуңа да карамастан, театр сөючеләр аның турында иң җылы хисләрен белдерде инде. Минем әйтәсе сүзем интернетта миңа кадәр үк язып эленгән иде.
«Минемчә, бу әсәр белән үзен татар дип санаган һәм санарга теләмәгән бөтен кеше таныш булырга тиеш. Иманым камил, тарихыбызга карата гына түгел, бүгенге яшәешебезгә карата да күпләрнең фикере үзгәрер, дус-ишләребез дә бердәм тату яшәр, чәчелеп илне тутырмас иде». А. Журавлева.

***
Илдар Юзеевнең «Ак калфагым төшердем кулдан...» спектакле кабат 20 апрельдә күрсәтеләчәк. Сүз дә юк, спектакль озак еллар барачак. Ә сез аны хәзер карагыз!

Радик Сафиуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев